Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Гортензия – япон гөлен «сыйлыйбыз»

Әлеге чәчәккә күмелеп утыручы куакка кемнәрнең генә сокланулы карашы төшми икән. Ә менә шундый итү өчен, аны түбәндәгечә «сыйларга» кирәк.

Кефир яки «Ряженка» – бер чиләк суга 2 литр кушып болгатырга һәм тамыр төбенә сибәргә. Әче сөт продуктларындагы бактерияләр тамыр белән яхшы «эшли» һәм туфракны әчеләндерә – япон гөле шундыйны ярата да.

Лимон кислотасы яки алма серкәсе – 10 л суга 2 аш кашыгы лимон кислотасы яки 100 мл алма серкәсе катнаштырып, сибәргә. Чәчәкләре күп, ә куак сәламәт булачак.

Марганцовка – бер чиләк суга әз генә порошокны салып эретергә. Сезонга 3-4 тапкыр сибәргә. Яшь ботаклар ныграк, ә зарарлы бөҗәкләр шок хәлендә булачак.

Ипи катысы – суга салып куегыз һәм әчегәнче тотыгыз. Шуны куак төбенә сибегез. Япон гөле күзгә күренеп тернәкләнәчәк.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев