Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Активлаштырылган күмер: бакчада куллану серләре

Күмер - гөлләргә

Фотолар ясалма интеллект программасыннан алынды

Активлаштырылган күмер — бакчачылар өчен чын табыш. Күпләр аны аптекада сатып алалар, ләкин дару буларак кына түгел, ә туфракның кислоталылыгын киметү һәм үсемлекләрне тукландыру чарасы сыйфатында да кулланалар. Бу гади чара чүлмәк гөлләрен дә, ачык грунттагы үсентеләрне дә саклап калырга ярдәм итә.

Туфрак өчен активлаштырылган күмер файдасы

Туфрагына активлаштырылган күмер өстәү берничә мөһим бурычны чишә:

Тамырларны черүдән саклый — күмер артык дымны үзенә сорбцияли, тамыр системасының сереп китүен булдырмый;

Туфракның күгәрүен кисәтә — туфрак өслегендә зәңгәрсу-яшел ябындылар барлыкка килми;

Гөмбәле авырулардан саклый — күмер дезинфекцияләүче үзлекләренә ия.

Үсемлекләргә активлаштырылган күмерне ничек кулланырга?

Күмерне куллануның берничә ысулы бар. Һәр очракта да ул үзенчә файдалы.

1. Суспензия әзерләү

Күмер төймәләрен яки порошогын суга салып, шуны үсемлекләргә сибәргә була. Бу ысул яңа гына ачык грунтка утыртылган үсенте өчен бигрәк тә файдалы. Коры күмер артык дымлылыкны үзенә алып, тамырларын черүдән саклый. Әмма күмерне артык күп кулланырга да кирәкми — норманы саклау мөһим.

2. Туфракка өстәү

Үсенте өчен әзерләнгән туфракка да салып калдырырга була. Бер тартмага бер-ике вакланган төймә җитә. Бу ысул туфрак структурасын яхшырта һәм үсентеләрне авырулардан саклый.

3. Кисү урыннарын эшкәртү

Үсемлекләрне кисәргә, бүләргә туры килгәндә, киселгән урын череп китмәсен өчен, аңа күмер порошогын сылагыз. Бу — иң гади һәм ышанычлы дезинфекция ысулы.

Чүлмәк үсемлекләре өчен нормалар

Бер чүлмәккә 1-2 төймәне ваклап яки порошоксыман итеп төеп салырга кирәк. Бу доза туфракның су үткәрүчәнлеген яхшырту һәм тамырларны саклау өчен җитә.

Күмерне аеруча калатея, антуриум, кротон, маранта ярата. Бу үсемлекләр дымлылыкка бик сизгер, шуңа күрә алар өчен күмер өстәү — ышанычлы саклау чарасы.

Гөлләрне күчергәндә йогышсызландыру

Гөлләрне күчергәндә, тамырларын, бүлбеләрен төелгән күмер сибеп йогышсызландырырга кирәк. Бу чирләрнең таралуын булдырмый һәм үсемлекнең яңа урында тизрәк тамырлануына ярдәм итә.

Кыскача нәтиҗә

Активлаштырылган күмер — бакчачылар өчен куркынычсыз, арзан һәм нәтиҗәле чара. Ул туфракның кислоталылыгын киметә, үсемлекләрне гөмбәле авырулардан саклый, тамырларның сереп китүен булдырмый. Иң мөһиме — дөрес куллану һәм нормаларны саклау. Күмерне дару буларак кына түгел, ә үсемлекләрне тукландыру һәм туфракны яхшырту чарасы сыйфатында да кулланыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев