Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Финик төшләреннән пальма: утырту, карау һәм үстерү буенча тулы кулланма

Хөрмә төшләреннән матур пальмалар үстерәчәкбез!

Фотолар: ясалма интеллект

Хөрмә төшләреннән үсемлек үстерү: әбиләребезнең серен яңартып, өебезгә ямь бирик

Ураза тотканда хөрмә җимеше белән авыз ачу — гүзәл традиция. Шул вакытта шактый гына сөяк җыела. Күпләрдә әбиләребездән калган гадәт: хөрмә төшләрен әрәм итмичә, җыеп бару. Элек дәү әниләребез алардан тәсбих җыя иде, әле дә күп йортларда сандык төбендәге янчыкта «запаслар» саклана. Без исә хөрмә төшләреннән дисбе түгел, ә матур пальмалар үстерәчәкбез!

Ничек дөрес әзерләргә?

Утыртыр алдыннан хөрмә төшләрен 3-4 көн суда тотарга кирәк. Бу — җимеш калдыкларыннан арындыру өчен дә, туфракка төрткәч күгәреп чыкмасын өчен дә мөһим. Суда җебеткәндә төш дым суыра, тамырны җиңелрәк чыгара. Төш өслеген берничә урыннан очлы әйбер белән тырнап куйсагыз, үсенте тизрәк тишә. Суны көн саен алыштырып торырга онытмагыз.

Утырту серләре

Сөякләрне савытка үзләреннән 1,5 тапкыр зуррак булмаган тирәнлеккә утырталар. Өстен пленка яки үтә күренмәле капкач белән томалап, җылы урынга (+30°С тирәсе) куялар. Су сипкәләргә онытмаска мөһим.

Хөрмә сөяге озак — 3-4 айдан соң гына тишелеп чыга. Бу вакытта түземлек һәм сабырлык кирәк. Үсенте 10 см булгач, диаметры 9-12 см булган аерым савытларга күчереп утыртырга вакыт җитә.

Туфрак составы

Пальма өчен туфракны түбәндәгечә әзерләгез:

  • 4 өлеш черемә
  • 2 өлеш ком
  • 1 өлеш торф
  • 2 өлеш кәс яки яфраклы туфрак

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Әбиләребезнең серен яңартып, хөрмә төшләреннән үскән матур пальмалар өегезгә ямь һәм бәрәкәт китерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев