Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Фейхоа – Мирт семьялыгының Акка төреннән мәңге яшел куак, безнең организига ни өчен кирәк соң

Аның туган ягы Көньяк Американың субтропик зонасы һәм унтугызынчы гасырда Европага шуннан алып кайтыла да.

Хәзер ул көньяк-европа илләрендә, Төркия һәм Әзербайдҗанда да үстерелә.

Фейхоада йод бик күп. Ул хәтта диңгез ризыклары белән дә ярыша ала. Без андый зур сулык буенда яшәмәгәнлектән, сезон вакытында әлеге җиләкне ел әйләнәсе кулланырлык итеп әзерләп куйсак, бик яхшы. Вакланган фейхоаны көнгә берничә кашык кабул итеп, организмда йод дефицитын, калкансыман биз авыруларын, өлешчә эутиреоз, зоб һәм гипотериозны профилактикалап була. Әгәр дә әлеге авыруларның берсе генә сездә булса да, алдан табиб белән киңәшләшегез.

Фейхоа ирләр сәламәтлегенә дә файда китерә. Әлеге җиләк простатиттан һәм репродуктив органнарның ялкынсынуыннан бик яхшы профилактик чара булып тора. Шулай ук, балага уза алмаучы хатын-кызлар сәламәтлегенә дә файдалы үзлегенең үз өлешен кертергә сәләтле. Климакс вакытында да организмдагы үзгәрешләргә ияләнергә булыша.


Авыру балага көнгә бер тапкыр фейхоа җиләге бирергә киңәш итәләр. Ул аптекадан алынган синтезланган витаминнарга алмаш булып тора.


Фейхоаның кабыгын әрчемәгез, чөнки ул файдалы элементлар чыганагы. Аңарда тимер күп, магний, калий, кальций һәм цинк бар. Ул, шулай ук, А һәм С витаминнарына бай. Җиләкне даими куллану иммунитетны күтәрә һәм салкын тиюдән саклый.
Ә инде шикәр диабетлы, калкансыман биз һәм ашка­заны-эчәклек авырулары булганнарга фейхоаны табиб киңәше белән генә ашарга кирәк.

ФЕЙХОАНЫҢ ФАЙДАЛЫ СЫЙФАТЛАРЫ

  • Йод дефицитын тулыландыра
  • Кан басымын көйли
  • Ми эшчәнлеген яхшырта
  • Иммунитетны күтәрә
  • Ашкайнату системасы эшчәнлеген нормальләштерә
  • Йөрәк авырулары куркынычын киметә
  • Депрессияне җиңәргә булыша

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев