Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Файдалы киңәш акчадан кыйммәт

🐝Умарта тотучыларга

🐝1. Умарта оясы сыйфатлы булырга тиеш. Бу – кортларның сәламәтлек һәм югары продуктивлык нигезе.

🐝2. Ояны кортлар яхшырак аера торган ак, сары, зәңгәрсу төсле майлы буяу белән буяу яхшырак. Ачык төсләр җәй көне кызудан да саклый.

🐝3. Ана корт гадәттә ояның умарта тишегенә каршы урта җирендә, инде йомырка салынган ячейкалары булган кәрәзләрдә урнаша.

🐝4. Агачка яки башка нәрсәгә сарган корт иленең кемнеке булуын ачыклау һәм ике умартачы арасындагы бәхәсне туктату өчен, 30-40лап кортны стаканга алып, өсләренә он сибеп селкергә дә очырырга һәм аннары кем умартачылыгына кайт­каннарын ачыкларга кирәк.

🐝5. Зәгыйфь гаиләне яңа ил белән көчлеләндерү өчен, аның оясыннан ана кортны алырга һәм кортлар тынычсызлана башлагач, оя тишеге янына яки өстән кәрәзләргә яңа ил бушатырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


🐝Умарта тотучыларга

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев