Ешрак тозлы кәбестә ашагыз
Файдалы киңәш – акчадан кыйммәт
Тозлы кәбестә аскорбин кислотасының иң очсыз һәм кул астындагы чыганагы. Ә инде аңа рафинадланмаган үсемлек мае белән суган да кушып җибәрсәң, менә дигән витаминлы «бомба» килеп чыга.
Беренче карашка гап-гади салат:
- иммунитетны ныгытырга;
- матдәләр алмашы процессын активлаштырырга;
- холестерин дәрәҗәсен киметергә;
- организмның стресска каршы торучанлыгын арттырырга;
- йөрәк мускулы эшчәнлеген стимуллаштырырга сәләтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев