Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Эндокрин система саулыгы – гомер сыйфаты нигезе

18 – 24 май – Эндокрин система авырулары иминлеге атналыгы (24 май – Бөтендөнья калкансыман биз көне уңаеннан).

Фото: ясалма интеллект

Эндокрин авырулар эчке секреция бизләре эшчәнлеге бозылуга бәйле. Соңгы елларда мондый авырулар, шул исәптән калкансыман биз, шикәр диабеты һәм башка җитди авырулар арта бара.

Эндокрин авыруларга китерүче төп факторлар:
— йогышлы авырулар;
— нәселдәнлек;
— башка органнар һәм системаларның хроник авырулары;
— йөрәк-кан тамырлары җиткелексезлеге;
— хирургия операцияләре;
— кайбер даруларны кабул итү.

Эчке секреция бизләре эшләп чыгарган гормоннар башка органнарның эшчәнлеген көйләгәнгә күрә, эндокрин авырулар вакытында матдәләр алмашы бозыла. Шул сәбәпле, мәсәлән, тире яки бөер авыруларына хас симптомнар барлыкка килергә мөмкин.

Йодлы тоз куллану – эндокрин авыруларны,  яңа туган һәм кечкенә балаларның нерв системасы авыруларын профилактикалауның нәтиҗәле ысулы.

Организм ихтыяҗларына нигезләнеп, кешегә тәүлегенә 150–200 мкг йод кирәк. Бу күләм 4–5 грамм йодлы тоз белән тәэмин ителә.

Йодлы тоз – гади аш тозына (натрий хлориды) химик юл белән йодид яки калий йодаты кушып әзерләнә торган продукт. Аның бәясе гади тоз бәясеннән бары 10%ка гына югарырак.

Авырлы һәм имезүче хатын-кызлар, баланың нерв системасы һәм танып-белү (когнитив) үзенчәлекләре сәламәт үсешен тәэмин итү өчен, йодлы тоз куллану гына түгел, ә өстәмә рәвештә йодлы дарулар эчү дә мәҗбүри.

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең гигиена табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев