Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Эчәклектә яман шеш билгеләрен әйткәннәр

Шуларның берсе генә дә чир куркынычын ике тапкыр арттыра.

Бөекбритания онкологлары туры һәм юан эчәктә яман шеш куркынычын (колоректаль рак) 6,5 тапкыр арттыручы билгеләрне атап үткән. Бу хакта Journal of the Nаtional Cancer Institute язган.

Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, диагноз куелганчы 3 айдан 2 елга кадәрге чорда эч авырту, эч китү, анемия һәм арткы юлдан кан килү 50 дән яшьрәк кешеләрдә чир куркынычы турында сөйли. Шул ук вакытта шушы билгеләрнең берсенә ия булган очракта чир куркынычының – 2 тапкыр, ике билгегә ия булганда – 3,5 тапкыр, өч билгегә ия булганда – 6,5 тапкыр арту куркынычы билгеләнгән.

Галимнәр белдергәнчә, ике билге – анемия һәм арткы юлдан кан килү очрагында колоноскопия ясатырга кирәк.

Хезмәт авторлары моңа кадәр белдергәнчә, симерү, озак вакытлар буе утырып эшләү, матдәләр алмашы начараю, шикәр чире, татлы эчемлекләрне күп куллану һ.б. эчәкләрдә яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин.

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев