Дәфнә яфрагы – гөлләр өчен ашлама
Гап-гади тәмләткеч бүлмә гөлләренә гөрләп үсәргә һәм рәхәтләнеп чәчәк атарга булыша. Дәфнә яфрагы аларны ныгыта, сәламәтлекләрен яхшырта һәм үсәргә стимуллаштыра.
Дәфнә яфрагы микробларга һәм бактерияләргә каршы тору үзлегенә ия. Моңардан тыш, аңарда В төркеме, А һәм С витаминнары, шулай ук, калий, магний, кальций, фосфор, тимер, натрий, цинк кебек минерал матдәләр дә бар.
Ул, үсемлекләрнең үсүен стимуллаштыручы серкә һәм кырмыска кислоталарына бай булуы белән дә әһәмиятле.
Әлеге ашлама бүлмә гөлләрен ныгытып кына калмый, аларны пәрәвез талпаныннан да саклый.
Аны әзерләү өчен, 70 градуслар тирәсендәге кайнар суга дүрт дәфнә яфрагын салып, эфир майлары очмаска, капкачлы савытта 3-4 сәгать төнәтәләр. Бүлмә температурасындагы шул суны гөл төпләренә сибәләр һәм яфракларына пульверизатор ярдәмендә сиптерәләр.
Мондый ашлауны айга бер тапкырдан да күбрәк башкармаска киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев