Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Чыныгу – иммунитетка файдалымы?

Бу хакта Роспотребнадзорның молекуляр диагностика үзәгенең фәнни төркем җитәкчесе, әйдәп баручы эксперт Михаил Лебедев сөйли.

Фото: ясалма интеллект

Күпләр чыгынуны иммунитетны «ныгыту» ысулы дип саный. Ләкин белгечләр әйтүенчә, иммун системасын көчләп үзгәртеп булмый да, кирәк тә түгел. Иң мөһиме – аның дөрес эшләве өчен шартлар тудыру. Моның нигезе – сәламәт яшәү рәвеше. Ә чыныгу шуның мөһим өлеше булып тора.

Чыныгу дигән сүз – организмны салкынга, җылылыкка, суга, һавага әкренләп ияләштерү дигәнне аңлата. Бу процесс кисәк түгел, ә даими һәм уйлап башкарылырга тиеш.

Төп кагыйдәләре:

Акрынлык – барысын да әкренләп башлау, чиктән чыкмаска.

Даимилек – көн саен яки көнара, озак тәнәфесләрсез.

Төрлелек – һава, су һәм кояшны бергә куллану яхшырак нәтиҗә бирә.

Шәхси үзенчәлекләрне исәпкә алу – кешенең яше, сәламәтлек торышы мөһим.

Табиблар кисәтә: әзерлексез килеш салкын суга чуму яки бозлы суга керү авыруга китерергә мөмкин. Чөнки салкын организмны зәгыйфьләндерә һәм инфекцияләр өчен шартлар тудыра.

Ә менә чынгыргаа дөрес һәм даими якын килсәң, организм стресс шартларына тизрәк җайлаша, авыруларны җиңелрәк кичерә. Чыныккан кеше дә авырырга мөмкин, ләкин, гадәттә,  чир җиңелрәк үтә һәм өзлегүләр сирәгрәк була.

Йомгаклау: чыныгу – иммунитетны «көчәйтү» түгел, ә сәламәтлекне саклау һәм организмга ярдәм итү ысулы. Иң мөһиме – акыл һәм табиб киңәше белән эш итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев