Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Чибәрлек өчен 8 киңәш

Көн дә иртән бер кашык җитен орлыгы ашап куегыз.

Битнең матурлыгы эчәклек белән бәйле дигәнне ишеткәнегез бардыр, мөгаен? Ә җитен орлыгы эчәклекне менә дигән итеп чистарта. Аның чистаруы йөзегездә шундук күренәчәк.

☑ Көн дә бер пешкән чөгендер ашагыз. Иртән дә, көндез яки кичен ашасагыз да ярый. Бу нәрсә бирәме? Чөгендер канны чистарта. Күрегез дә торыгыз, сәламәтлегегез яхшыру белән бергә, йөзегез дә үзгәрәчәк. Өстәвенә, эчәклекнең начар эшләвеннән дә котылырсыз.

☑ Кыйммәтле кремнар урынына битегезгә көн дә глицерин белән Е витаминын кушып сөртегез. 30 грамм глицеринга 10 капсула витамин кирәк. Капсулаларны энә белән тишеп, глицерин шешәсенә агызыгыз. Шушыны көн дә юынганнан соң иртән биткә ягып, тире алланып киткәнче җиңелчә генә ышкырга кирәк. Бу нәрсә бирәме? Җыерчыклар язылып, битнең төсе матурланачак, тире шомарачак.

☑ Көненә 80 грамм чикләвек ашагыз. Ниндине яратсагыз, шундыйны. Нәрсә бирәме? Чәчләрегез, тырнакларыгыз сезгә ике атнадан ук «рәхмәт әйтәчәк».

☑️ Өч көнгә бер чәчләрегезгә коры горчицадан маска ясагыз. Коры горчицаны сыек май белән каймак куелыгында сыеклагыз да дымлы чәчләргә сылап, 20–30 минут тотыгыз, аннары юып төшерегез.

☑️ Үзегез өчен киҗе-мамыктан «йокы оекбашлары» булдырыгыз. Ятар алдыннан аякларны юып, табан астына атланмай сылагыз. Берничә тамчы бөтнек мае да кушып җибәрә аласыз. Аннары инде аякка оекбаш киеп, йокларга ятыгыз. Бер айдан үкчәләрегез яңа туган сабыйныкы кебек булачак.

☑️ Инде керфекләрне матурлау турында кайгыртыйк. Тушьтан бушаган тюбикны бик яхшылап юыгыз да, аңа бодай шытымыннан сыгылган май (зародыш пшеницы) салыгыз. Булды! Йокларга ятар алдыннан керфекләрегезне шушы май белән «буйыйсы» гына кала. Бераздан керфекләрегезнең куерып, үсеп китүен, ялтырап торуын үзегез дә күрерсез.

☑️ Тән тиресен дә онытмыйк! Мунчага яки ваннага кергәндә үзегез белән 1 аш кашыгы диңгез тозы һәм 1 аш кашыгы каймак алып керегез. Юынганнан соң, массаж бияләенә тоз белән каймакны салып, тәнегезне ышкыгыз һәм чиста су белән юып төшерегез. Бу нәрсә бирәме? Тоз тирене үле күзәнәкләрдән чистарта, ә каймак тозның тәэсирен йомшарта һәм тирене тукландыра.

 

 Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка Вк төркеме 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев