Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#кирәклекиңәшләр

Чи кабак файдалы

Чи кабак – уникаль яшелчә. Аңарда, метоболизм һәм кан ясалу процессына ярдәм итүче, сирәк “Т” витамины бар. Кемнең ябыгасы, мускул массасын үстерәсе, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген җайга саласы, хәлсезлектән арынасы, стрессларга каршы торасы килә, әлеге витамин бик тә әһәмиятле.

Фото: редакция архивыннан

Сихәтләндерүче кабакның файдасы болар белән генә бетми әле: чи яшелчә нигезендә ясалган коктейль иммунитетны ныгыта һәм кышкы салкын тиюләр сезгә куркыныч булмый башлый. 

Пешмәгән кабактан максимум файда һәм канәгатьтлек алу өчен аны ничек кулланырга соң? Чи кабакны көненә 0,5 килограммга кадәр ашарга ярый, ә пешкәнен 2 килограммгача. Пешмәгәнендә әһәмиятле витаминнар бик күпкә артык саклана, шуңа ул файдалырак та. 

Игътибарыгызга берничә сәламәтлек коктейле рецепты тәкъдим итәбез: 

  1. Кабак + кишер. 100 гр кишер, 150 гр кабак, 1 стакан йогырт. Блендерда ваклагыз, теләсәгез, бал, корица яки куркума куша аласыз. 
  2. Кабак + әфлисун. 200 гр кабак, 1 сусыл әфлисун, 2 финик җимеше, 2 күрәгә, тәменчә корица. Барысын бергә блендер ярдәмендә вакларга. Әфлисунның кабыгын чистартырга онытмагыз. 
  3. Кабак + имбирь. 200 гр кабак, 1 банан, 2 чәй кашыгы вакланган имбирь (свежий), 30 гр вакланган миндаль, 1 чәй кашыгы бал, корица – тәменчә. Барысын бергә блендер ярдәмендә болгатырга. 
  4. Кабак + солы мамыгы (хлопья). 200 гр кабак, 2-3 аш кашыгы солы, 200 мл сөт, 1 чәй кашыгы бал, 0,5 чәй кашыгы корица. Шулай ук, барысын бергә кушып блендер ярдәмендә болгатырга. 

Ябыгасыгыз килсә – имбирьлы, иртән кәеф һәм көч аласыгыз килсә – әфлисунлы смузи эчегез. Тәкъдим ителгән барлык коктейльләр дә организмның саклау сыйфатларын стимуллаштыра, яшәү көче бирә һәм тәмле дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев