Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

«Честный ЗНАК» мобиль кушымта кулланучыларга нәрсә бирә?

Бүген кулланучының кесә ярдәмчесе бар – «Честный ЗНАК» мобиль кушымтасы. Анда маркировка кодын тикшереп, таварның законлы икәненә һәм әйләнештә рәсми булуына инанырга, җитештерүчене, составын, яраклылыгын тикшерергә, сертификатлар һәм рөхсәт итү документлары белән танышырга була.

Әгәр код танылмаса яки шик тудырса – кушымтада берничә клик белән дәгъва җибәрергә мөмкин, ул контроль-күзәтчелек органнарына шундук барып эләгә һәм алар буенча тикшерүләр үткәрелә.

Сөт продукциясе буенча, мәсәлән, кушымтада таварның фермадагы сөттән алып кибет киштәсенә кадәрге юлын күзәтеп була. Кушымта кирәкле даруны илнең барлык даруханәләре буенча табарга һәм аны броньларга, төрле даруханәләрдә бәяләрне чагыштырырга мөмкинлек бирә.

Шулай ук, кушымтада маркировкалы таварлар сата торган «кибетләр картасы» да эшли. Һәрберсенең төсле рейтингы бар. Яшел – барысы да закон буенча, кызыл – бозулар теркәлгән. Кибет контрафакт саткан яки маркировка таләпләрен, мәсәлән, рөхсәт итү режимын үтәмәгән булырга мөмкин.

Өстәмә рәвештә кушымтада азык-төлек һәм даруларның яраклылыгы турында искә төшерү мөмкинлеге бар. Сезгә, әгәр куллану срогы  тәмамланып килсә, хәбәр килә һәм бу, мәсәлән, даруларның яңа төрлесен алырга вакыт җитүгә ишарә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев