Чалма чәчәккә язгы ашлау: ничек, кайчан, нәрсә
Язын чалма чәчәк (пион) иртә уяна һәм аңарга көчле сабаклы, купшы чәчәкле булып җитешсен өчен дөрес ярдәм кирәк.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
- Үссен һәм яфраклары матур булсын өчен аз күләмдә азотлы ашлама бирегез: 1 а.к. мочевина һәм 1 а.к. аммиак селитрасы. Куак тирәли дымлы туфракка сибеп, җирне йомшартып җибәрергә кирәк. Азот күп булу – начар. Чөнки үсемлек яфракка китәчәк, ә чәчәккә бик аз бөреләнәчәк.
- Шуңа, беренче ашлаудан соң 2 атналар узгач, фосфорлы-калийлы тукландыру кирәк: чәчәк куагы төбенә бер стакан көл сибегез яки чәчәк атучы үсемлекләр өчен комплекслы ашлама кулланыгыз. Мондый сыйланудан соң чалма баш, һичшиксез, янып торган төсле зур чәчәкләре белән куандырачак.
- Ашлауны бары тик дымлы туфракка гына һәм куакның уртасына түгел, ә бары тик тирәли генә башкарыгыз. Аннары су сибәргә онытмагыз.
- Тагын бер мөһим момент: чалма баш тирән утыртканны яратмый, төбенә туфракны өймәскә тырышыгыз. Әгәр дә җир әче булса, көл яки доломит оны кулланыгыз.
- Язын тиешенчә ашлау – җәен шаулап чәчәк ату нигезе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев