Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бройлерның нинди токымы яхшырак?

Иң киң таралган сортлар – «КОББ-500» һәм «РОСС-308». Алар икесе дә бик охшаш.

Беренчесенең аягы кыскарак, ә күкрәге киңрәк – түш ите күп чыга. «РОСС-308» сортлысы аягының озынрак булуы һәм авыруларга чыдамрак булуы белән аерыла. Икесе дә 45 көндә җитешә.

Ничә көнлекне алырга?
25 көнлек чебине алып үстерүе отышлырак. Беренче җиде көндә чебешләр кырылырга мөмкин. Бу инкубацион брак булып санала. Әгәр дә 3 проценттан артмаса, бик яхшы, анысы гына норма. Ә 25 көнлекләрнең инде чирлесе кырылган, тиешле дарулар һәм витаминнар эчертелгән була.

Ничек сайларга?
Карап торышка ук аның сәламәт булуы күренә. Каурыйлары ялтырап тора, томшыгы һәм тәпиләре аксыл-саргылт. Кешеләр сап-сары тәпилегә кызыга. Ләкин бу күрсәткеч түгел. Күтәреп караганда, чебинең авырлыгы беленергә тиеш. Гәүдәсе кечкенә булса да, авыр булсын. Сүлпән булмасыннар, күзләре җемелдәп торсын.

Чебиләрне ничек үстерергә?
Чебиләргә җылылык һәм яктылык, асларының коры булуы кирәк. Печән, пычкы чүбенә караганда, йомычкада үстерүе әйбәтрәк. Ул тиз дымланмый. Беренче атнада җылылык идәндә 33 градус булырга тиеш. Аннары әз-әзләп киметә барасың. Бер айлык чебиләр өчен җылылык 23 градус булырга тиеш. Яктылык ул кадәр үк мөһим түгел, ләкин якты вакыт озынрак булса, чебиләр тизрәк үсә.
Чебиләр өчен иң куркынычы – үтәли җил һәм асларының юеш булуы. Тизрәк үссеннәр өчен, урынның да зур булмаганы кирәк. Бер баштан икенче башка чабып йөрсәләр, калорияләрен генә ягалар.

Нәрсә ашатырга?
30 көнгә кадәр «стартовый» комбиазык бирергә кирәк. Аннары «финишный» дигәненә күчәләр. Ләкин быел комбиазыкның бәясе бик нык артты. Аны ала алмасагыз, беренче ун көндә чебиләргә тары ярмасы, аннары исә вакланган бодай, арпа, кукуруза һәм борчакны бергә кушып бирергә була. Борчак белән кукурузаны күп кушарга кирәкми.

Азыкларына күп итеп туралган үлән кушып болгату да бик яхшы. Бәрәңге тамак туклыгы өчен генә кушыла, аның файдасы бик юк. Ризыкны гел үзгәртергә ярамый, бер азыктан икенчесенә күчкәндә чебешләрнең эчләре китә башлый.

Нәрсә эчертергә?
Чебиләр авырмасын өчен, 1–5 көнлек булганда антибиотик, 5–9 көндә витамин бирелә, 10–12 көндә вакцина ясала. Соңгысын өй шартларында башкаруы кыен.

 

Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X