Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бәрәңге җирен көздән әзерләү

Хәзер терлек-туар асрау юк дәрәҗәсендә һәм бакчаларга тирес керми диярлек. Шунлыктан бик күпләребез, бәрәңгеләребезне тишкәләп бозучы чыбыкчадан (проволочник) зарлана башлады. Ә менә аңа каршы көрәшне көздән башларга кирәк.

  • Чыбыкчадан котылырга бакчага көзеннән кертелгән яңа, черемәгән тирес ярдәм итә. Ул кыш дәвамында ашламага әверелә һәм язын казыганда яки сукалаганда туфрак белән катнаша.
  • Тавык тизәге. Ул шулай ук бу корткычны куркыта. Әмма бәрәңге утырта торган бакчагыздагы туфрак болай да азотка бай булса, аны кырыйлатып, пери метр буенча гына, сибеп чыгыгыз.
  • Бәрәңге уңышын җыеп алганнан соң бакчагызда бәрәңге сабаклары һәм чүп үләннәрен калдырмагыз.
  • Калийлы ашлама кертегез. Бер квадрат метрга 30 грамм.
  • Көзеннән бакчаны тирән сукаларга, ә тиресне аннары чыгарырга кирәк.
  • Бәрәңге утырту урынын алмаштырып тору да файдалы. Әлеге яшелчәнең гел бер урында үсүе авырулар һәм корткычлар үрчүенә китерә. Шуңа күрә аны башка культуралар белән чиратлаштырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев