Болгар борычындагы калий һәм магний йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүгә бик уңай йогынты ясый.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Шул ук вакытта болгар борычындагы каротиноидлар организмда антиоксидантлар функциясен үти һәм глюкозаның югары концентрациясенең агулы тәэсирен кисәтә.
Болгар борычы:
- күз сәламәтлеген яхшырта,
- яман шешләрне профилактикалау өчен хезмәт итә,
- анемия барлыкка килүне кисәтә,
- иммунитетны бик яхшы ныгыта һәм ябыкканда файдалы.
Борыч йокыны нормальләштерә, кәефне яхшырта һәм хәтерне ныгыта. Кан тамырларының стеналарын бик яхшы ныгыта, канны сыекландыра һәм артериаль басымны тотрыклыландыра.
Нет комментариев