Безне күбрәк товар сатып алырга мәҗбүр иткән супермаркетлар нинди хәйләләү ысулларын куллана?
Акчаны янга калдыру өчен гади киңәшләр.
1. Кызыл ценниклар
Кызыл, сары яки яшел ценник – мәгънәсе бер – акция буенча товар. «Ташламага» кадәр бәя бик югары булырга мөмкин, әмма хәзер сатып алу отышлы кебек тоела.
2. Балалар өчен капкын
Сер түгел, кибеттә сатып җибәрү отышлырак булсын өчен товарлар өлкәннәрнең күзләре белән бер тигезлектә урнаштырыла. Ә кассалар янында урнаштырылган сагызлар һәм дражелар урыны балалар өчен куелган.
3. Сәламәт туклану өчен товарлар
«Эко» һәм «био» сүзләре чынлыкта реклама өчен генә куелган, тик «эко» эремчек өчен акчаны күбрәк түләргә туры киләчәк.
4. Яңа пешкән камыр ризыклары исе
Һәр супермаркетта диярлек пекарнялар бар. Тәмле исләр аппетитны уята һәм акчаны тагын да күбрәк сарыф итәргә мәҗбүр итә.
Акчаны янга калдыру өчен гади киңәшләр:
- Алырга кирәкле продуктларның исемлеген төзегез.
- Ач карынга кибеткә кермәгез.
- Арба алмагыз. Продуктларны кәрзин яки кулларыгызга гына тотыгыз, алай кирәклеләре генә алыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев