Баш мие сәламәтлеге: 9 кагыйдә, профилактика, киңәшләр
20–26 июль – Баш мие сәламәтлеген саклау атналыгы (22 июль – Бөтендөнья баш мие көне).
Фото: ясалма интеллект
Һәрберебез өчен иң кыйммәтле байлык – сәламәтлек. Ә аның нигезе – баш мие. Бу орган тын алудан алып фикерләү, хис-кичереш һәм хәтергә кадәр барлык гәүдә процесслары белән идарә итә. Шуңа күрә аның сәламәтлеген саклау – һәркемнең үз кулында.
Баш мие – үзәк нерв системасының төп органы. Ул йөрәк тибешен, сулыш алуны көйли, безнең уйлар, тойгылар һәм истә калдыру сәләте өчен җавап бирә. Әмма баш мие төрле куркынычларга дучар: картлык үзгәрешләре, хроник авырулар, инфекцияләр нәтиҗәләре һәм сәламәт булмаган тормыш рәвеше аңа зыян китерә ала. Иң таралган баш мие авырулары арасында – инсульт, деменция, Альцгеймер һәм Паркинсон авырулары, эпилепсия, таралган склероз.
Шуңа күрә түбәндәге кагыйдәләрне белеп, аларны көндәлек тормышта куллану бик МӨҺИМ:
✅ Диспансеризацияне даими үтегез – артериаль басымны, кандагы шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен күзәтегез.
✅ Физик активлыкны саклагыз – уртача күнегүләр кан әйләнешен яхшырта һәм инсульт куркынычын киметә.
✅ Акылны эшләтегез – уку, яңа белем үзләштерү, башваткычлар чишү, иҗат белән шөгыльләнү баш мие эшчәнлеген стимуллаштыра.
✅ Туклануны тигезләгез – рационда яшелчәләр, омега-3кә бай балык, чикләвекләр һәм бөтен орлыклы ярмалар булсын.
✅ Йокыгызны тулыландырыгыз – тәүлегенә 7–8 сәгать йокы, хроник стрессны булдырмагыз.
✅ Зарарлы гадәтләрдән баш тартыгыз – спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке тарту баш миенә зыянлы.
✅ Кан тамырлары авырулары куркынычларын контрольдә тотыгыз – гипертония, гипергликемия, дислипидемия – алар инсульт һәм деменция ихтималын арттыра. Кан басымын еш үлчәгез, чөнки гипертония күп вакыт симптомсыз уза.
✅ Тоз куллануны чикләгез – тәүлегенә 5 граммнан артмасын. Басымны 130/80 мм тк. бг. түбәндә саклау баш миен сакларга, озын гомерлелекне арттырырга һәм нейродегенерация куркынычын киметергә ярдәм итә.
✅ Йокы сыйфаты, психологик тотрыклылык, иҗат эшчәнлеге – болар баш мие сәламәтлеге өчен бик мөһим.
✅ Өлкән яшьтәге кешеләргә акыл һәм социаль активлыкны саклау нейропластиклыкны ныгыту өчен аеруча файдалы.
Күзәтеп торыгыз!
Еш баш авырту, хәтер яки игътибар начарлану, хәлсезлек, баш әйләнү, йокы бозылу кебек билгеләр пәйда булса, табибка мөрәҗәгать итегез. Баш мие сәламәтлегенә караш көндәлек гадәткә әверелергә тиеш, ул вакытлы акция түгел. Авыруларның иң яхшы профилактикасы – комплекслы чаралар: дөрес туклану, хәрәкәтләнү, басымны күзәтү, акылны эшләтү һәм стрессны бетерү.
Баш миегезгә сак карагыз – ул сезнең гомер юлдашыгыз!
Наталья Астафьева,
җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге психологы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев