Балаларга ютәлдән ярдәм итүче рецептлар тәкъдим итәбез
***
Бер бәрәңге, 1 баш суган, 1 алманы 1 литр суда, сыеклыгы ике тапкыр кимегәнче, акрын утта пешерәбез. Килеп чыккан төнәтмәне җылы килеш тәүлегенә 3-4 тапкыр 1 бал кашыгы эчерәбез.
Яңа чыгарган кәбестә согына шул ук пропорциядә бал кушып эчерсәң дә, файдалы.
1 аш кашыгы нарат бөреләрен бер стакан суда кайнатып, 30 минут төнәтәбез. Сөзәбез. Көненә 3-4 тапкыр 1-2 аш кашыгы бирәбез.
Бал һәм зәйтүн маен тигез пропорциядә кушарга кирәк. Балаларга көненә 4-5 тапкыр бер чәй кашыгы бирсәң яхшы. Чара хәтта бума ютәлен (коклюшны) дәвалаганда да нәтиҗәле.
Бер лимонны тулысынча кабыгы белән 10 минут пешерергә. Суытырга, кабыгын чистартырга, согын сыгарга. 2 аш кашыгы глицерин (даруханәдә сатып алырга) һәм килеп чыккан катнашмага 1: 1 исәбеннән бал кушарга. Җентекләп болгатырга, көненә 2-3 тапкыр, ашарга бер сәгать кала, чәй кашыгы кабул итәргә кирәк. Микстура тәмле һәм зарарсыз, үпкәләрне бик яхшы чистарта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев