Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Бакчадагы бетләргә каршы көрәшәбез

Яшелчәләрнең беренче сусыл яфраклары борын төртеп өлгерми, бакча бетләре тишкәләп, тетеп бетерә. Ачу килмичә, нишләсен инде! Әйдәгез, бергәләшеп котылып карыйк әле шулардан.

  • Әлеге корткыч бөҗәкләр эссене һәм дымны бик өнәми. Әгәр дә кояш кыз­дырганнан соң, яңгыр явып үтсә һәм томан күтәрелсә, алар туфракка кача, активлыклары кими.
  • Алар көчле исләрне дә яратмый. Редис яки руккола түтәле тирәсенә тәмәке яфраклары, төелгән борыч, горчица порошогы сипсәң, яки нафталин төймәсен уып түтәл тирәли киртә ясасаң – бу бетләрдән котылырга мөмкин.
  • Әгәр дә редис (руккола, салат һ.б. яшелчә) яфрак үстергәндә аларда тишек­ләр барлыка килсә, атнага бер тапкыр бәрәңге сабагы, помидор, тузганак яфрагы төнәтмәләре белән эшкәртергә була. Суга кушылган аш серкәсе эссенциясе дә яхшы нәтиҗә бирә.
  • Әгәр дә инде әлеге корткыч бөҗәкләр массакүләм ябырылса, химик препаратлар кулланмый булмас. Әмма, шуны онытмагыз, алар яшелчәләргә әзме-күпме сеңәчәк. Шуңа йомшаграк чаралар, мәсәлән тере җаннар – эт һәм мәчеләр өчен чыгарылган беткә каршы препаратлар белән эш итеп карагыз. 50 мл шундый шампуньны 10 литр суга кушып, яхшылап болгатыгыз һәм яшелчә яфрак­ларын пульверизатор ярдәмендә коендырыгыз.

Фото: «ЯҮ» архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев