Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Бакча җиләге: ни өчен түтәлдә уңыш юк? Ир-ат һәм хатын-кыз үсемлекләрен аерырга өйрәнегез

Быелгы кар бер дә эреп бетмәс кебек иде. Әмма табигать үз режимында эшли, инде бакчаларда чәчәк, сарымсак, җиләк түтәлләре яшелләнеп, күзгә күренә башлады. Бүген нәкъ менә шул бакча җиләге турында сөйләшик.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина. «ЯҮ»

Күпләр зарлана: «Җиләк төпләре күп, ә уңыш юк!» Ни сәбәпле? Бу — бик киң таралган күренеш. Җавап гади: сезнең түтәлне «ир-ат» җиләкләр басып алган.

Хатын-кыз һәм ир-ат җиләк: аермасы нинди?

Мул уңыш җыеп алу өчен, түтәлдә хатын-кыз җенесле үсемлекләр күбрәк булырга тиеш. Чөнки җиләк күпләп нәкъ шуларда була. Ир-ат җенеслеләре бераз гына җиләк бирсә дә, аларның төп бурычы — серкәләндерү.

Кызыклы факт: 10 ир-ат төбе 100 хатын-кыз төбен серкәләндерергә сәләтле. Менә шуннан чыгып, үз түтәлегезнең тәртибен тикшерегез.

Ир-ат җиләкне ничек танырга?

Ир-ат җенесле үсемлекләр бик «гөрләп» үсә. Аларда мыеклар җәй башында ук чыга һәм гомер буе үсеп тора. Хатын-кыз җенеслеләрендә исә мыеклар июль ахырында гына барлыкка килә.

Ир-атларны «хатын-кыз» итеп әйләндерергә мөмкинме?

Әйе! Моның өчен:

  • Аларны аерым түтәлгә тыгызлап утыртыгыз.
  • Мыекларына үсәргә ирек бирмәгез — даими кисеп торыгыз.
  • Сезон ахырына алар чәчәк бөреләре формалаштыра башлар.
  • Аннары аларны уртак түтәлгә күчерергә мөмкин.

План:

  • Җәй башында — мыекларны өзеп торыгыз.
  • Үрчетү өчен — мыекларга июль ахырында, август башында гына үсәргә ирек бирегез.
  • Артык үсеш алган ир-ат төпләрен юк итегез.

Үсенте сатып алганда игътибарлы булыгыз.

Сатып алганда төпнең үзәк формасына карагыз:

  • Озынча, кечкенә үзәк → ир-ат (серкәләндерү өчен генә яраклы)
  • Түгәрәк, зуррак үзәк → хатын-кыз (мул уңыш бирә)

Киңәш: Үрчетү өчен һәрвакыт «кыз» җиләкләрне сайлагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев