АВЫЗДА ӘЧЕ ТӘМ НИДӘН?
— Моңа дарулар эчү сәбәпче булырга мөмкин.
Кайбер антибиотиклар, антигистаминлы препаратлар, сары мәтрүшкә яки сырганак мае авызда әче тәм калдыра. Кайчак стресс, борчулар да моңа китерә.
Әче тәм берничә көн бетми икән, табибка барырга кирәк. Ул чир билгесе булырга мөмкин. Бавыр һәм үт юлы, ашказаны-эчәк, авыз куышлыгы авырулары шундый билге бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев