Авылда яшәүчеләр өчен мөмкинлекләр
#кирәклекиңәшләр

Авылда яшәүчеләр өчен мөмкинлекләр

Авыл халкы өчен хәзер шактый күп программалар эшли – 3%лы ипотекадан алып белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләргә кадәр. Бу чаралар турында күпләр белми калырга да мөмкин. 2025- 2026 елларга актуаль булган төп яңалыклар турында сөйләшик.

Авыл ипотекасы: 3% ставка белән

2025 елдан программа адреслы: кредитны АПК (авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, фермерлык хуҗалыкларында, эшкәртү юнәлешендә), социаль өлкә (табиблар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, социаль хезмәт күрсәтүчеләр), Ветеринария һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Балыкчылык федераль агентлыгы, Россель­хознадзор карамагындагы оешмаларда эшләүчеләр, муниципаль хезмәткәрләр, ИПлар һәм МХО катнашучылары гаиләләре ала ала.

Ставка – ел саен 0,1дән алып 3 проценткача, сумма – 6 миллион сумга кадәр (ир дә, хатын да һәрберсе бер объектка 6 миллион алырга мөмкин), срок – 25 елга кадәр.

! Мөһим шартлар: беренче 5 елда һәр 6 ай саен профильле өлкәдә эшләвен расларга кирәк, сатып алынган йортта 180 көн эчендә теркәлергә, ә өй әзер булса – ул физик заттан алганда 5 елдан, юридик заттан алганда 3 елдан артмаган булырга тиеш.

Фото: редакция архивыннан

Авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә

Авыл хуҗалыгында 30 ел стажы булган эшләмәүче пенсионерларга пенсиянең фиксацияләнгән өлешенә 25% өстәмә бирелә. 2026 елда бу –ай саен 2 396,17 сум.

Мөһим нәрсәләр:

  • өстәмәнең хокукы расланган булса, шәһәргә күчү аны бетерми;
  • 2026 елдан Социаль фонд өстәмәне автомат рәвештә исәпли – аерым гариза бирү кирәкми (әмма пенсионер яңа гына эштән китсә, гариза таләп ителә);
  • исемлектә 500дән артык профессия: тракторчылар, савымчылар, агрономнар, ветеринарлар, умартачылар һ.б. Колхозда 1992 елга кадәр хисапчы яки сәркатип булып эшләү дә стажга кертелә.

Фото: редакция архивыннан

Белгечләр өчен «Земский» программалар

Татарстанда авылга күчеп эшләгән белгечләргә бер тапкыр түләү бирәләр.

  • Табиблар – 1 млн сум, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары – 500 мең сум (ерак урыннарда – 1,5 млн һәм 750 мең сум).
  • Укытучы, тренер, мәдәният хезмәткәре – һәрберсенә 1 млн сум.
  • Авыл хуҗалыгы җитештерү комплексында (АПК) яшь белгечкә – 750 мең сум плюс ел буе ай саен 7,5 мең сум.

Шарт: табиб, укытучы, тренер һәм мәдәният хезмәткәре 5 ел, АПК белгече 3 ел эшләргә тиеш. Программалар 2030 елга кадәр гамәлдә. Вакыттан алда китсәң, акчаны кире кайтарырга туры килә.

Яңалык: 2027 елдан авылда эшләүче яшь ветеринарларга 500 мең сум түләячәкләр (ел саен 6 белгечне кабул итәләр).


Нет комментариев