Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#кирәклекиңәшләр

Әрекмән – файдалы үзлекләре, куллану ысуллары, рецептлар

Әрекмәнне иң сусыл һәм файдалы чагында җыеп калырга тырышыгыз. Бу үсемлек – чын табигать бүләге, чөнки аның тамырыннан алып, тигәнәгенә кадәр һәр өлеше файдалы. Бер өлешен дә ташлыйсы түгел. Әйдәгез, һәр өлешне аерым карап чыгыйк.

Фото: ясалма интеллект

1. Әрекмән яфрагы: авыртулардан һәм яман шештән

Яфраклар түбәндәге очракларда ярдәм итә:

  • Баш авырту (шул исәптән мигрень)
  • Эч китү (диарея)
  • Ютәл
  • Хәтта яман шеш (рак) авыруында да кулланыла

Рецепт (төнәтмә):
1 аш кашыгы киптерелгән әрекмән яфрагына 1 стакан кайнар су салыгыз. 2 сәгать төнәтегез. Көнгә 2 тапкыр, ашарга 15-20 минут кала, 1 аш кашыгы эчегез.

Тышкы кулланыш: Кайнар су белән пешекләнгән яфракны сызлаган буыннарга ябып торырга була.

2. Әрекмән суты – иммунитет һәм шешләргә каршы корал

Әрекмән сутының тәэсире бик көчле:

  • Яман шешне кисәтә, булганын кечерәйтә һәм бетерә
  • Иммунитетны ныгыта
  • Ашкайнату эшчәнлеген яхшырта

Куллану тәртибе (схемасы):
Бер ай эчәбез, бер ай – ял. Иң яхшысы – елына өч тапкыр берәр айлап (мәсәлән, көз, кыш, язын).

Дозировка:
Көнгә өч тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, бер чәй калагы.

Әрекмән сутын әзерләү һәм бозлап саклау (файдалы үзлекләре югалмый)

Сутын әзерләү өчен:

  • Яфракларны иттарткыч аша чыгартыгыз.
  • Сөзегез (дока яки сыгылмалы киндер аша).
  • Боз катыра торган кечкенә шакмак ячейкалы пакетларга яки пластмасс савытка тутырыгыз.
  • Катыргычта (морозильникта) саклагыз.

Кирәк вакытта бер шакмагын алып эретергә бик уңайлы. Болай иткәндә сут файдалы үзлекләрен югалтмый.

3. Әрекмән сабагы: шешенү, подагра һәм артык авырлыктан

Сабагы – көчле сидек кудыргыч чара. Ул:

  • Шешенүне бетерә
  • Подаградан ярдәм итә
  • Артык авырлыктан арынырга булыша

Составында ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген нормальләштерүче матдәләр бар. Күп кенә милләтләр аны кулинариядә дә куллана: алдан пешереп, үсемлек мае, сарымсак, башлы суган, соя соусы һәм башка тәмләткечләр белән кыздырып, ризыкларга кушалар.

4. Әрекмән тамыры: бавыр, шикәр, холестерин өчен

Тамырда бик күп биологик актив матдәләр бар: инулин, полисахаридлар, дуплаучы матдәләр, витаминнар, минераль тозлар һ.б.

Төп файдалы үзлекләре:

  • Бавырны токсиннардан чистарта, бавыр тернәкләнә
  • Сидек кудыра
  • Ашкайнату эшчәнлеген яхшырта
  • Иммунитетны күтәрә
  • Кандагы шикәр күләмен киметә (бигрәк тә диабет өчен файдалы)
  • Холестеринны төшерә
  • Кальций үзләштерелүгә булыша
  • Ялкынсынуны баса, яраларны төзәлдерә
  • Организмны әчүдән (гнилостные процессы) саклый

5. Әрекмән тигәнәге (чәчәк башлары): иң туклыклы өлеш

Әрекмәннең «чәчәге»ндә, үсемлекнең башка өлешләренә караганда, файдалы матдәләр күбрәк.

Тигәнәк төнәтмәсе кулланыла:

  • Тире авыруларында
  • Буыннар авыртканда
  • Ялкынсыну процессларында
  • Организм әчү (интоксикация) һәм агуланганда
  • Микробларга, гөмбәчекләргә каршы
  • Иммунитетны ныгыту өчен
  • Матдәләр алмашын яхшырту өчен
  • Кандагы шикәр микъдарын көйләү өчен

Косметологиядә: Тигәнәк төнәтмәсе пигмент тапларына (кара тапларга) каршы нәтиҗәле, шулай ук бетчәләрдән котылу өчен кулланыла.

Мөһим кисәтү: үлән белән дәвалануны башлар алдыннан, аеруча авыр авырулар (яман шеш, диабет, бавыр циррозы) булганда, табиб белән киңәшләшегез. Мәкалә танып-белү максатларыннан гына тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев