Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Апрельдә чәчәсе чәчәкләр

Яз ашыктыра. Март кебек үк, бу ай да бакча үстерүчеләр өчен кызу эш вакыты. Күп кенә чәчәкләрне менә хәзер чәчәргә кирәк. Әйдәгез, шулар турында сөйләшәбез.

Фото: ясалма интеллект

Астра

Кибеттә астраларның нинди генә сортлары тәкъдим ителми. Нинди генә сортка тукталсагыз да, иң беренче эш итеп кабына карагыз. Астралар тишелмәде, дип, күпләр зарлана. Тишелми, чөнки орлыкларының саклану вакыты бик кыска, бары тик бер ел гына.

Яңа орлыклар чәчеп тә, тигез тишелмиләр икән, димәк, тирән күмдергәнсез. Аларның өстенә туфракны җиңелчә генә сибеп чыгарга кирәк. Туфрак урынына коры ком куллана аласыз. Ком берочтан караяк чиреннән профилактика да булачак.

Җылы теплицагыз яки парнигыгыз булса, астраларны шунда чәчү отышлырак. Тәрәзә төбендә үстерәсе булсагыз, савытның тирәнлеге 10 сантиметр булганын сайлагыз.

Кайсы көнне чәчәсен исәпләве кыен түгел – бакчага чыгарып утыртканда астра үсентеләре ай ярымлык булырга тиеш. Бу гөл кыраулардан курка, аны көннәр җылыткач кына бакчага утыртырга мөмкин.

Астра куе чәчкәнне яратмый. Куе булса, алар тиз генә үсеп китә алмыйлар.
Башка үсемлекләр кебек үк, астра да туфракның артык кибүен дә, артык дымлы булуын да авыр кичерә. Туфрак гел җиңелчә генә дымлы булырга тиеш.

Ике-өч чын яфрагы чыккач, астраларны аерым-аерым савытларга күчереп утырталар. Моның өчен 200 миллилитрлы пластик стаканнар яхшы. Стаканның төбенә берничә тишек тишәргә онытмагыз. Төбендә су тонып торса, үсемлекнең тамыры чери башлый.

Күчергәннән соң берәр атнадан астраларны ашларга кирәк. Моның өчен гумат ише органик ашлама кулайрак. Ә бакчага чыгарып утыртканчы, үсентеләр ике тапкыр ашлана.

Парнигыгыз да, тәрәзә төбендә урыныгыз да булмаса, ә астраларны бик тә үстерәсегез килсә, уфтанмагыз. Бу гөлне җир җылынгач, апрель ахыры – май башында бакчадагы яслегә дә чәчәргә була. Әлбәттә, өстен каплап. Яследә ул тагын да яхшырак үсә. Ә кыраулар төшү куркынычы беткәч, аны гөлбакчага күчереп утырта аласыз.

Бәрхет гөл яки тагетес

Тиз тишелгәнлектән, бәрхет гөлне ашыгып чәчәргә кирәкми. Тишелеп чыкканнан соң 40–50 көннән чәчәккә бөреләнә. Бакчага чыгарганда үсентеләр ай ярымлык булырга тиеш.

Орлыкларны баштан ук зуррак савытка чәчсәгез, күчереп утыртмасагыз да була.

Төрле сортларны бергә утыртканда, алар үзара серкәләнеп, үз сортларына гына хас үзлекләрен югалтырга мөмкин. Шуңа күрә, сары чәчәк урынына әфлисун төстәгесен атса, аптырамагыз.

Бәрхет гөлнең орлыклары шактый ук зур һәм алар укны хәтерләтә. Кайберәүләр аларны җиргә очы белән кадап кына куя. Болай чәчәргә кирәкми, орлыклар туфракта ятып торырга тиеш.

Астра кебек үк, бәрхет гөлне дә апрель ахырында бакчадагы яслегә чәчә аласыз. Тиз үскәнлектән, ул җәй башына ачык һавага утыртырлык булып җитешә.

Аны хәтта май ахыры – июнь башында турыдан-туры түтәлгә генә дә чәчәргә була. Бу очракта чәчәкне генә бераз соңрак атачак.
Бәрхет гөл кыраулардан курка. Гөлбакчага утыртканда моны истә тотыгыз.

Аквилегия

Бакчагызның күләгәлерәк урыннарында үстерү өчен бу гөл бик тә кулай. Төсләре төрле, җете, матур. Ул күпьеллык үсемлек, ләкин дүрт-биш елга бер тапкыр яңартып торырга кирәк.

Орлыкларының тышчасы каты булганлыктан, озак тишелә. Моны тизләтер өчен, аларны вак кына наждак кәгазе белән ышкып җибәреп, каты тышчаны бераз җәрәхәтләргә кирәк.

Орлыкларны дымлы туфракка чәчеп чыккач, кул белән баскалап тыгызлыйлар гына, өстеннән туфрак белән күмдермиләр.
Шытымнар күренгәнче, савыт өстенә пленка каплап торырга кирәк, туфрак кибеп китәргә тиеш түгел.
1-2 чын яфрагы чыкканнан соң, үсентеләрне зуррак савытка күчереп утырталар. Савыт тирән булырга тиеш, чөнки бу гөлнең тамыры озын булып үсә.

Ачык һавага кыраулар беткәч кенә чыгарып утырталар. Ул утырткан елны ук чәчәк атмый, сез аның матурлыгын киләсе елга гына күрә аласыз.

Бер еллык георгин

Орлыклар 5–10 көндә тишелеп чыга. Тагын ике атнадан үсентеләрне аерым стаканнарга күчереп утыртырга була.

Күчереп утыртканнан соң ике атна үткәч, үсентеләрне ашларга кирәк. Моның өчен теләсә кайсы комплекслы ашлама кулай.
Үсентеләрнең 7-8 чын яфрагы чыккач, өске очын чеметеп алалар. Болай эшләсәгез, ул янтармаклар чыгара башлый, чәчәге күп була.

Георгиннар салкынга бик түземсез, шуңа күрә җир җылынып җитми торып, аларны гөлбакчага утыртырга ашыга күрмәгез.

Цинния

Цинния эссегә чыдам, артык талымлы түгел.

Апрель уртасында орлыкларын тәрәзә төбенә чәчә аласыз. Ләкин өйдә аны үстерүе катлаулы, ул салкынча һавада яхшырак үсә.
Теплицагыз булса, орлыкларны шунда чәчү отышлырак. Теплицагыз булмаса, апрель ахырында бакчадагы яследә дә үстерә аласыз. Турыдан-туры туфракка гына чәчеп үстерүе дә мөмкин. Ул тиз тишелә, тиз үсә.

Цинния кояшлы урынны ярата. Күләгәдә аның матурлыгы тиешенчә ачыла алмый кала.
Бу гөл дә кыраулардан курка, бакчага июнь башында гына күчереп утырта аласыз.

Лилия Гәрәева, Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев