Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#кирәклекиңәшләр

Алабута – чүп түгел, ә сәламәтлек чыганагы

Ачлык елларында кешеләрне үлемнән алып калган үсемлекләрнең берсе – алабута. Сугыш елларын үз башыннан кичергән буынның озын гомерле һәм нык булуына шаккатабыз. «Алабута белән җан асрап, ничек шулай сәламәт калганнар?» – дибез. Баксаң, алабута бик бай составлы үсемлек икән бит!

Тулы кыйммәтле аксым чыганагы. Анда, организм үзе синтезламый торган алыштыргысызларны да кертеп, 17 аминокислота бар. Бу аны вегетарианнар һәм веганнар өчен кыйммәтле продукт итә.

Витаминнар. Аның составында иммунитет, тире сәламәтлеге, нерв системасы эше һәм кан ясалуны тәэмин итүче A, C, E, K Һәм B группасы витаминнары бар.

Минераллар. Калий, кальций, магний, тимер, цинк һәм марганецка бай, алар йөрәк, сөяк, кан эше һәм матдәләр алмашы өчен мөһим.

Антиоксидантлар. Фла­воноидлар (табигый биологик актив катнаш матдәләр) һәм башка кушылмалар, картаю процессын акрынайтып һәм хроник авырулар куркынычын киметеп, ирекле радикалларны нейтральләштерәләр.

Ашкайнатуга ярдәм. Клетчатка һәм составтагы пектиннар эчәклек перистальтикасын (эчендәге матдәләрне этү өчен дулкынсыман кысылуы) стимуллаштыра, ябыгу вакытында булыша һәм токсиннарны чыгаруга ярдәм итә.

Канга файда. Тимер һәм фолий кислотасы гемоглобин ясалуда катнаша, бу анемия вакытында файдалы.

Иммунитетны ныгыту. С витамины һәм башка компонентлар организмга инфекцияләргә нәтиҗәлерәк каршы торырга ярдәм итә.

Ялкынсынуга каршы тәэсир. Халык медицинасында алабута яфрагы төнәтмәләрен авыз куышлыгында ялкынсыну вакытында һәм яраларны дәвалау өчен кулланалар.

АЛАБУТАНЫ НИЧЕК ДӨРЕС КУЛЛАНЫРГА

Файда алу һәм куркынычларны киметү өчен гастроэнтерологлар берничә кагыйдәне үтәргә киңәш итә:

  • Үсемлек чәчәк атканчы җыелган яфракларны һәм яшь үсентеләрне сайлагыз. Карт үләндә зарарлы матдәләр күбрәк җыела.
  • Термик эшкәртегез (пешекләгез, пешерегез). Бу зарарлы кушылмаларның бер өлешен нейтральләштерергә ярдәм итә.
  • Урталыкны саклагыз. Эшкәртелгән яшеллекнең көнлек оптималь өлеше – 100-150 грамм. Алабутаны рационның нигезе итмәгез. Аңа витаминлы өстәмә буларак карагыз.
  • Үсемлекне экологик чиста урыннарда, юллардан һәм сәнәгать объектларыннан еракта гына җыегыз.

Алабута – чүп үләне генә түгел, ә сәламәтлеккә ярдәм итәрдәй файдалы составлы үсемлек. Әмма аңардагы кайбер матдәләр аркасында, хроник авырулар вакытында аны сак куллану киңәш ителә. Гомумән, алдан табиб белән киңәшләшү кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев