Активлаштырылган күмер 10 артык сәламәтлек проблемасын хәл итә
Күп очракта, организмыбыздагы кайбер проблемалардан котылу өчен, аптечкабыздагы «кара күмер» төймәләргә игътибар да итмибез, даруханәгә барып, әллә нинди, кыйммәтле дәвалау чаралары алып кайтабыз. Ә, юкка! Чөнки активлаштырылган күмернең әллә ничә могҗизалы үзлеге бар. Һәм ул хәл итәрдәй берничә проблеманы санап үтәбез.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Метеоризм һәм эч күперүдән

Уртача алганда, кеше газларны тәүлегенә 14 тапкыр чыгара – бу нормаль күренеш. Әгәр сезне метеоризм яки корсак күперү газапласа, активлаштырылган күмер ярдәм итәр! Тикшеренүләр күрсәткәнчә, аны ашар алдыннан кабул иткәндә, эчәк газлары күләме сизелерлек кими.
Холестерин дәрәҗәсе кими

Югары холестерин йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын ике тапкырга арттыра. Тикшеренү күрсәткәнчә, ай дәвамында көненә өч тапкыр 8 г активлаштырылган күмер кабул иткән кешеләрдә «начар» LDLхолестерин дәрәҗәсе 41% ка кимегән, ә «яхшы»сы 8%ка арткан.
Бөерләр сәламәтлеге

Һәр көн бөерләр якынча 115140 л канны чистарта, нәтиҗәдә 12 л сидек барлыкка килә, ул калдыклардан һәм артык сыеклыктан тора. Бөерләр бавыр белән бергә иң камил чистарту системасын тәшкил итә. Ләкин, шикәр, тоз, хайван аксымнарын, маен һәм консервантлар ашау авыруларга һәм бөерләрнең җитешсезлегенә китерергә мөмкин. Активлаштырылган күмер мочевинаны һәм башка сидек токсиннарын чыгарганга күрә, ул бөерләрне сәламәт тотарга ярдәм итә.
Азыктан агулануларны тиз дәвалау

Ашаган ризык белән агуланулар бик киң таралган. Эч авырту, косу, эч китүләрдән котылу ысулы – беренче симптомнар булганда ук активлаштырылган күмер кабул итү. Чөнки ул токсиннарны тиз нейтральләштерә.
Матур тире сере

Пычрак, май бит тиресендәге тишекләрне томалый һәм тышкы кыяфәтне «картайта», ә күп кенә чистарткыч матдәләрдә зарарлы химия бар. Активлаштырылган күмер, магнит шикелле, тирене чиста һәм йомшак итеп, пычракны һәм майны суырып ала!
Матур чәч

Шул ук токсиннар – пычрак һәм май – тирене пычрата, чәчләрне боза, аларга майлы, ямьсез төс бирә. Активлаштырылган күмер чәч фолликулаларын чистарта, аларга ялтыравык һәм ефәксыман итә! Тоташ экологик зарарлы химикатлардан торган шампуньнардан аермалы буларак, активлаштырылган күмер — 100% табигый экологик чиста чара.
Тешләрне агарту
Теш щеткасына атнага 2-3 тапкыр активлаштырылган күмер сибү дә җитә! Ул теш эмален чистарта, зарарлаучы катлам ясала торган микроскопик кисәкчекләрне юк итә.

Начар искә – юк!
Активлаштырылган күмер авыздагы кислота-селте балансын нормальләштереп, тешләрне һәм уртларны бактерия-авырулардан саклап, нәтиҗәле эшли һәм начар искә киртә куя. Шуңа, тешләрегезне аның белән чистартудан курыкмагыз.
Вакытыннан алда картаюны кисәтү

Әлеге күмерне даими куллану – организмнан органнарга зыян китерүче, күзәнәкләрне таркатучы һәм тәннең картаюын тизләтүче токсиннар һәм шлакларны чыгара.
Махмырны профилактикалау

Әгәр дә нинди дә булса чарада алкогольле эчемлек кулланудан бөтенләй баш тарта алмыйсыз икән, алдан активлаштырылган күмер эчегез! Ул алкоголь белән кушылмаса да, бик яхшы оета һәм әчетүнең күп кенә зарарлы продуктларын чыгара – ә бу иртәгә хәлегез начар булмаячак дигән сүз!
Ашкайнату системасын чистарту

Яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә пестицидлар, иттә үсеш гормоннары, эчә торган суда химия – без бик агулы шартларда яшибез. Бу нәрсәләр ашкайнату системасында җыелып, ялкынсынуга китерә һәм сезне көчсезләндерә. Нык сәламәтлек һәм үзеңне яхшы хис итү өчен ашкайнату системасын даими рәвештә чистартырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев