Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Ачу чыкканда нишләргә?

Тәһарәт алырга.

 Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Хакыйкатьтә, ачу чыгу шайтаннан, ә шайтан уттан яратылган һәм, дөреслектә, утны су белән сүндерәләр. Шуңа күрә берәрегезнең ачуы чыкса, тәһарәт алсын”, – дигән (имамнар Әхмәд, Әбү Давыд).

 Халәтне үзгәртергә.

  Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Әгәр берәрегезнең ачуы чыкса, бу вакытта басып торган булса – утырсын. Әгәр ачуы үтмәсә – ятсын”, – дигән (имамнар Әхмәд, Әбү Давыд, Ибне Хиббән).

 Аллаһыга шайтаннан сыенырга.

 Сөләйман бине Сүрәдә исемле сәхабәдән (Аллаһы аннан риза булсын) риваять ителгән: “Берьюлы мин Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янында утырганда ике кеше бәхәскә керде. Берсенең йөзе кызарып чыкты һәм муен тамырлары бүртте. Моны күреп Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Мин шундый сүзләр беләм, әгәр аларны әйтсә, ул тынычланыр иде. Әгәр ул: “Әгуузу (“з” хәрефе сакау итеп укыла) билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим” (“Куылган шайтанның явызлыгыннан Аллаһыга сыенам”) дип әйтсә, ачуыннан тыелыр иде”, – диде” (имамнар Әл-Бохари, Мөслим, Әбү Давыд, Ибне Хиббән).

Дәшмәскә.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Әгәр берәрегезнең ачуы чыкса, дәшми торсын”, – дигән (имамнар Әхмәд, Бәйһакый).

 Расүлебез янына берәү килеп: "Йә, Расүлуллаһ, миңа киңәш бир", – дигән. Расүлебез: "Ачуланма", – дип җавап кайтарган. 

  Көннәребез бәрәкәтле, тыныч үтсә иде, дигән теләктә калабыз.

Чыганак:Тимергали хазрат телеграмм каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев