28 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр йөрәккә җаваплы мөнәсәбәт атнасы уза
#кирәклекиңәшләр

28 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр йөрәккә җаваплы мөнәсәбәт атнасы уза

Йөрәгегезне саклагыз – гомерегезне озайтыгыз!

28 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Йөрәккә җаваплы мөнәсәбәт атнасы уза. Ул 29 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья йөрәк көне уңаеннан оештырыла. Бу атна һәрберебезне үз йөрәгебез сәламәтлегенә игътибарлы булырга чакыра.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары бүген иң киң таралган һәм иң куркыныч сәламәтлек проблемаларының берсе булып тора. Аларны кисәтү өчен күп очракта гади генә кагыйдәләрне үтәү җитә: даими физик активлык, рациональ туклану, зыянлы гадәтләрдән баш тарту һәм табиб тикшерүләреннән үтү.

Фото: ясалма интеллект

Табиблар искәртә: атнага кимендә 150 минут уртачадан интенсивка кадәр физик активлык кирәк.

Бу җәяү йөрү, йөгерү, йөзү, велосипедта йөрү яки актив уеннар булырга мөмкин. Хәрәкәт кан әйләнешен яхшырта, артериаль басымны һәм йөрәк ритмын контрольдә тотарга ярдәм итә, липид профиленә уңай йогынты ясый.

Фото: ясалма интеллект

Туклануга килгәндә, рациональ һәм төрле ризыклар сайлау мөһим. Яшелчә, җиләк-җимеш, бөртеклеләр, фасоль, чикләвекләр, диңгез балыгы рационда күбрәк булсын. Тоз, шикәр, майлы һәм эшкәртелгән ризыкларны чикләү кан басымын нормальләштерергә ярдәм итә. Натрийны көненә 5 граммнан артык кулланмау зарур.

Артериаль басым күтәрелүгә берничә фактор йогынты ясый:

  • яшь
  • артык авырлык һәм симерү
  • нәселдәнлеккә тартылу
  • натрийны (көненә 5 г нан артык)
  • алкогольле эчемлекләрне артык куллану
  • тәмәке тарту
  • гиподинамия (хәрәкәтсезлек)
  • глюкоза һәм липид алмашынуы бозылу
  • шулай ук яңа экологик факторлар – мәсәлән, һаваның пычрануы һәм тавыш.

Бу факторларның күбесен үзгәртеп була, ә бу үз чиратында кан басымын нормальләштерергә мөмкинлек бирә.

Максатлы артериаль басым дәрәҗәсен саклау, риск факторларын төзәтү буенча табиб тәкъдимнәрен үтәү, даими медицина тикшерүләре һәм комплаентлыкны – пациентның табиб күрсәтмәләренә ни дәрәҗәдә туры килүен – үстерү күпчелек йөрәк-кан тамырлары һәлакәтләренең: геморрагик һәм ишемик инсультларның, миокард инфарктының ешлыгын киметергә ярдәм итә. Ә бу авырулар халыкның инвалидлашуына һәм үлем очракларына китерә.

Шуңа күрә бүгеннән үзегез өчен берничә адым ясагыз: көн саен ярты сәгать җәяү йөрегез, тозлы ризыкларны киметегез, тәмәкене ташлагыз, кан басымыгызны үлчәгез һәм табибыгыз белән киңәшләшегез. Йөрәк сәламәтлеге – озын, актив һәм сыйфатлы гомер нигезе.

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы


Нет комментариев