Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

24-30 апрель – Бөтендөнья иммунизация атналыгы

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән ел саен 24-30 апрельдә Иммунизация атналыгы үткәрелә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Кампания максатлары

  • вакциналарның күп буыннарны ничек куркынычсыз рәвештә саклавы һәм хәзер безнең киләчәгебезне ничек яклавы турында сөйләү;
  • медицина хезмәткәрләренә вакциналар турында аңлаешлы, эмпатия белән мәгълүмат тарату өчен күнекмәләр һәм кораллар тәэмин итү;
  • халыкны вакциналарның куркынычсызлыгы һәм эффективлыгын раслаучы фәнни мәгълүматлар белән таныштыру;
  • ышанычны ныгыту, иммунизация өлкәсендә ачыклыкка, җаваплылыкка һәм инновацияләргә игътибар юнәлтү, шулай ук вакциналарга тотрыклы инвестицияләр җәлеп итү, фәнни тикшеренүләрне хуплау һәм вакциналарга тигез ирешүне тәэмин итү юлы белән киләчәк буыннарны яклау өчен гомуми җаваплылыкны ассызыклау.

Иммунизация атналыгының максаты

Халыкны профилактика прививкалары, һәркемнең инфекцияләрдән саклану хокукы, иммунизациянең өстенлекләре турында мәгълүматлылык дәрәҗәсен күтәрү. Вакцина ясату – үзеңне саклау һәм тирә-юньдәгеләрне яклау икәнен аңлату.

Ата-аналарның, медицина хезмәткәрләренең, педагогларның, ММЧ вәкилләренең вакцинация мөһимлеге турында мәгълүматлылыгын арттыру исәбенә вакцинацияне күбрәк колачлау. Халыкның вакцинациянең авыруларны кисәтүнең иң эффектив чарасы булуы турында мәгълүматлылыгын яхшырту, вакцинациягә уңай мөнәсәбәт формалаштыру өчен бик мөһим.

Вакцинация ни өчен кирәк?

Елдан-ел инфекциянең антибактериаль препаратларга һәм башка даруларга чыдамлылыгы арта бара. Шуңа күрә дәвалау кыенлаша. Профилактик вакцинация булмаган очракта, вакцинация ясала торган күп инфекцияләр бик тиз арада үлемгә яки инвалидлыкка китерә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, бөтен дөньяда ел саен 12 миллионнан артык бала үлә, бу үлемнәрнең 2/3 өлеше вакциналар ярдәмендә кисәтеп була торган авырулардан. Хәзерге вакытта 20 миллионга якын бала кирәкле вакцинаны алмаган. Аларның 70% ка якыны дөньяның 10 илендә яши: Һиндстан, Индонезия, Әфганстан, Пакистан, Гыйрак, Конго, Нигерия, Уганда, Эфиопия һәм Көньяк Африка. Шул ук вакытта иммунизация кисәтә алырлык авырулардан биш яшькә кадәрге 1,7 миллион бала үлгән.

Вакцинопрофилактиканың максатлары

  • Кеше тормышының сыйфатын яхшырту.
  • Йогышлы авырулардан үлем һәм инвалидлыкны киметү.
  • Йогышлы авыруларны кисәтү, аларның таралуын чикләү.
  • Гомер озынлыгын арттыру.

Россиядә вакцинация

Россиядә йогышлы авырулар исемлеге, алардан прививкалар ясау барлык гражданнар өчен мәҗбүри һәм бушлай. Профилактик прививкалар ясау тәртибе 1998 елның 17 сентябрендәге 157-ФЗ «Йогышлы авырулардан иммунопрофилактика турында» Федераль закон белән билгеләнгән.

Профилактик прививкаларның Милли календаре 12 инфекциягә каршы иммунизацияне үз эченә ала.

Ата-аналар өчен мөһим

Баланы вакцинацияләп, сез авыруның үсешен генә түгел, ә авыр өзлегүләрнең барлыкка килүен дә кисәтәсез.

Исегездә тотыгыз – вакцинация йогышлы авыруларны профилактикалауның бердәнбер ышанычлы чарасы булып тора.

Вакцинация ясатыгыз – үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

«Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев