Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар физик мөмкинлекләре чикле кызга бәйрәм бүләк итте
Җырчы Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар Башкортстанда яшәүче физик мөмкинлекләре чикле Милена исемле кызны шатландырганнар.
Милена иҗатка гашыйк кыз. Ул бик күп татар һәм башкорт эстрадасы артистлары белән аралашып тора. Үзе дә матур итеп җырлар башкара.
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар белән Милена бик күптәнге дуслар. Ул аларның Казандагы концертларына инде узган ел да килгән булган. Бу юлы да Зөлфирә белән Алмаз Миленага бәйрәм оештырырга уйлаганнар.
Алмаз Милена белән әнисен вокзалдан үз шәхсән каршы алган, аларны уңайлы кунакханәгә урнаштырган. Ә инде кичке якта Милена яраткан артистлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясау бәхетенә дә ия булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев