Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Җырчыларның авыл җанлы туганнары: «Авыл мал белән матур»

Берсе икенчесенә комачауламый. Уллары-кызлары, туганнары зур сәхнәләрдә чыгыш ясаганда, аларның әти-әниләре һәм туганнары авылларда терлек асрап, бик тырышып гомер итә. Без дә популяр җырчыларның тырыш якыннарының хәлләрен белешеп алдык.

Галия Тямаева (Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның әнисе):

– Без Фирзәр улым һәм киленем Румия белән бергә яшибез. Элеккеге шикелле йөгерә-йөгерә эшләргә сәламәтлегем булмагач, күп эш яшьләргә эләгә инде хәзер. 25–30 баш тана һәм үгезебез бар. Болар өстенә ел да күпләп кош-корт алабыз. Сыерлар юк. Бозауларын имезгәнче тотабыз да сатабыз. Аларны тотарга мөмкинлек тә юк. Киләчәктә улым таналарны да бетермәкче була әле. Бары тик үгезләр белән генә шөгыльләнергә исәбе бар. Менә тиздән Фирдүс улымның гастрольләре башлана. Фирзәр дә аның төркемендә оператор булып эшли бит. Ул берничә көнгә концертларга чыгып киткәндә, иптәшем ярдәм итә. Печәнен дә төшерә, суын да эчерә. Бергә-бергә эшлибез, барыбызга да эш җитә.

Зур эшләрне эшли алмасам да, шул терлекләр янына чыгып йөреп керү дә рәхәт миңа. Әле менә 9 яшьлек оныгым белән кабак турап кердек. Ул да шулай хезмәт белән үсә, абзарда кайнашырга ярата. Без – гомер буе мал белән кайнашкан гаилә. Фирдүс кайткан саен: «Булды, җитте!» – ди. Тик аның әйтүе белән генә өйдә утырып булмый бит әле. Мал асрау авыл халкының канына сеңгән ул. Без бала чакта да әти-әни мал асрады, тавыгын, казын үстерде. Хәзер үзем дә авылда торып бер баш хайван да асрамасам, хурланыр идем. Оят булыр кебек. Мал да булмаса, өйдә көннәр буе нәрсә эшләп бетәргә кирәк? Иртән торуга киленем белән бакчага чыгып китәбез, аннан соң маллар янына керәбез. Урамга чыгып кеше сөйләп утырганчы, кулда эш булса, вакыт та уза, гайбәт тә сөйләнми. Тәмле ите белән акчасы да була.

Люция Кашапова (Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың апасы):

– Без Лениногорск районының Иске Шөгер авылында яшибез. Барысы да 2015 елда сатып алган үгездән башланды. Башта ит белән генә шөгыльләнү иде уебыз. Бервакыт тагын бер үгез алырга дип бардык та, матур тана тәкъдим иттеләр. Ирем Альбертның: «Алыйк, әйдә», – диюенә каршы: «Юк, мин сыер асрамыйм да, көтүгә дә тормыйм», – дидем. Ләкин барыбер тананы ияртеп кайттык.

Икенче юлы тагын шулай үгез белән бергә танасы кайтты. Алар бозаулады. Суыткычлар сөт, каймак белән тулгач, күршеләр сатып ала башлады. Кулга «тере акча» эләккәч, үзебез дә кызыгып киттек. Сораучылар да артты. Аларга җитсен дип, сыер санын арттырдык. Шулай итеп, бүген бозаулар, үгезләр белән бергә 43 баш мал асрыйбыз. Шуларның унтугызы – сыер. Кош-кортлар турында әйтеп тә тормыйм… Сөтнең барысын да үзебез эшкәртәбез. Катыгын, эремчеген, каймагын ясап сатам. Аларны үзебезнең авылдашлар да, күрше-тирә авыл халкы да бик яратып алып бетерә. Мәшәкате күп булса да, эшкәртеп сату отышлырак. Болай сатканда сөтнең бәясе бигрәк юк бит. Су хакыннан да арзанрак. Эше күп булса да, акчасы булсын, дип тырышабыз. Әйе, ач торганыбыз юк, шөкер. Тик моңа кадәр тапкан акчаның күпчелек өлеше шушында ук кереп китеп барды. Сарайлар төзедек, техника алдык. Быел гына күзне ача, акча күрә башладык. Ферма төзү хыялы да бар үзе, тик әлегә анысына җиткереп булмый. Илсөя мине кызгана инде ул.

«Апай, бетер инде бу сыерларыңны. Сыерлар кала, син бетәсең бит», – ди. Коронавирус башлангач, Илсөянең концертлары туктады. «Апай, концертлар туктый. Нәрсә эшлим икән?» – ди. «Миңа кайт, ачтан үлмәбез. Суыткыч тулы ризык, туңдыргыч тулы ит», – дидем. Икенче елны кышын бураннар еш булды. Илсөя тагын шалтырата. «Авылларга кереп, беркая барып булмый», – ди. Тагын теге сүзләрне кабатладым. «Авылны бөтенләй кар капласа да, язга кадәр җитәрлек ризык бар. Кайт!» – дидем. «Сеңлең шундый тормышта яши, син мал арасында йөрисең», – диючеләр дә бар.

Тик Илсөянең үз тормышы. Ул да бик тырышып гомер итә. Ялгызы бала үстерә. Мин бит инде аңардан өмет итеп утырмыйм. Аяк-кулларым исән-сау булганда үзем эшлим. Кеше килсә дә, кунакка бара башласаң да, күчтәнәчкә дип, кибеткә йөрмибез. Суыткычтагысын төяп җибәрәм яки кыстырып китәм. Авылда маллар юк инде хәзер.

Безнекеннән кала, Иске Шөгердә нибары сигез баш сыер бар, көтүләр юк. Авылның күзгә күренеп сулуына шулкадәр нык борчылам. Берәрсе: «Сыер алдым», – дигәнгә дә чын күңелдән шатланам. Хәзер күп кеше тавык та асрамый бит. Авыл бит инде ул мал белән матур. Казанга барсам да, Башкортстан якларына юл тотсак та, басуларда йөргән көтүлекләрне күргәч, күңел сөенә. «Аллаһка шөкер, монда халык яши икән әле», – дим.

(Кыскартып алынды)

Зөһрә Садыйкова. «Ватаным Татарстан»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев