Җырчы Зәринә Асылкаева Бали утравында давылга эләккән
Йолдызлар

Җырчы Зәринә Асылкаева Бали утравында давылга эләккән

Балида өч көн тоташ яуган яңгырлардан соң бик көчле су басулар күзәтелә.

Фото: социаль челтәрләрдән

Туристлар арасында популяр булган районнар да су эчендә утыра, кайбер урыннарда кешеләр көймәләр белән йөри.

Балида инде өченче көн яңгырлар, көчле җил, тирә-якта бар нәрсә йөзә…

– Кичә без бик каты давылга эләктек… Ышык урын эзләп йөгергәндә, каршыбызда пальмалар, фонарьлар ауды. Ничек курыкканымны сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Кулымдагы кулчатырым да очып китте, – дип сөйли бу хакта Зәринә сәхифәсендә.

Җырчының сторисларында кояшлы кадрларны да су баскан урам фото-видеолары алыштырган.

– Бүген, су басу сәбәпле, кунакхадән чыга алмадык. Өстәвенә, зоопарк та «иреккә» чыккан. Күрәсең, аҗдаһа кытайча Яңа елдан соң өенә таба юл алган, – дип, урам уртасыннан галәмәт зур питон йөзеп барган видеолар күрсәтә Зәринә.

Интертат


Нет комментариев