«Җыр – күңел халәте»: Алмаз Латыйпов белән ихлас әңгәмә
«Тупсалар да елый сыман, ишет әле, күр әле…» – соңгы вакытта күпләрнең күңеленә кереп калган бу җыр яшь башкаручы Алмаз Латыйпов исемен татар тамашачысына танытты.
Фото Алмаз Латыйповның шәхси архивыннан
Әмма аның иҗат юлы бүген генә башланмаган. Авыл малаеның кечкенәдән килгән моңга мәхәббәте аны бүгенге сәхнәгә алып килгән. Гади, эчкерсез, үз сүзенә тугры Алмаз белән иҗат, гаилә һәм тормыш турында сөйләштек.
– Алмаз, иң элек үзегез белән таныштырып китегез әле.
– Мин Саба районының Көек авылында туып-үстем. Кечкенә генә авыл булса да, күңелемә иң якын урын ул.
– Бүген үзегезне бәхетле кеше дип саныйсызмы?
– Әйе, үземне бәхетле дип әйтә алам. Әмма алда тагын да бәхетлерәк көннәр көтә дип ышанам.
– Җырга мәхәббәт кайчан туды?
– Җыр белән кечкенәдән үк дус мин. Балалар бакчасына йөргән чакта ук җырларга ярата идем. Әле дә хәтердә: Рәсим Низамовның «Каеннар арасында» җырын бик яратып башкара идем. Мәктәп елларында бәйгеләрдә, концертларда, мәҗлесләрдә җырлый башладым.
– Сезнең өчен җыр – һөнәрме, миссияме, әллә күңел халәтеме?
– Җыр – иң беренче чиратта күңел халәте. Мин эстрадага акча эшләргә яки бизнес өчен килмәдем. Бүген дә төп эшчәнлегем бар – утлар, экраннар, тавыш җиһазлары белән эшлим. Бервакыт: «Тавышың да, моңың да бар, ник җырламыйсың?» – дип әйттеләр. Чыннан да, Аллаһы Тәгалә биргән сәләтне яшереп калдырасы килмәде. Еллар үткәч: «Нигә вакытында сәхнәгә чыгып карамадым икән?» – дип үкенәсем килмәде. Шуңа күрә иҗатка җитди алындым.
– Җыр сайлаганда иң мөһиме нәрсә?
– Иң элек сүзләренә карыйм. Аннан инде көенә. Әгәр көйне тыңлаганда тәннәр чымырдап китә икән, димәк, бу җырда ниндидер көч бар. Мәгънәсез, вакытлыча гына популяр булган җырлар башкарырга теләмим. Үземә ошаган җырны тамашачы да кабул итәчәк дип ышанам.
– Үзегез өчен иң кадерле җыр бармы?
– Барлык җырларым да күңелемә якын. Әмма әниләргә багышланган яңа җырым аеруча кадерле. Әле ул дөнья күрмәде, ләкин йөрәгемә иң якыны шушысы.
– Сәхнәдә һәрчак елмаеп чыгасыз. Ә күңел төшкән вакытларда үзегезне ничек кулга аласыз?
– Тамашачы һәрнәрсәне сизә. Шуңа күрә сәхнәгә чыкканда шәхси борчуларны сәхнә артында калдырырга кирәк. Кеше концертка ял итәргә килә. Аның минем проблемаларны күтәреп йөрисе юк.
Гаилә – иң зур терәк
Бүген Алмаз белән Гүзәл – яшь гаилә. Күптән түгел генә алар никах укыткан. Яшьләргә тигез, бәхетле гомер теләп калабыз.
– Гаиләгез иҗатыгызда нинди урын тота?
– Хатынымның әти-әнисе (әби белән бабай), һәрчак мине хуплап торалар. Яңа җыр сайлаганда иң элек алар белән киңәшләшәм. Алар фикерен бик хөрмәт итәм.
– Тамашачы мәхәббәтен еллар буе саклап калуның сере нәрсәдә?
– Борын чөеп йөрмәскә кирәк. Үзең булып калсаң, эчкерсез булсаң, тамашачы моны күрә дә, бәяли дә.
– Бүгенге татар эстрадасына нинди бәя бирәсез?
– Минемчә, татар эстрадасы бик нык үсте. Сәхнә бизәлеше, утлар, техник мөмкинлекләр – барысы да заманча һәм сокланырлык.
– Яшь башкаручыларга нинди киңәш бирер идегез?
– Бер генә киңәш: эшләргә, эшләргә һәм тагын бер кат эшләргә!
– Хәзер нинди иҗади планнар белән яшисез?
– Тамашачы яратып өлгергән «Тупсалар» җырына клип төшерәбез. Шулай ук яңа җырлар әзерлибез. Бер сүз белән әйткәндә, иҗатта хәзер чын «урак өсте».
– Сезне таныткан җыр дип кайсын атар идегез?
– Иҗат юлым «Бер минут» җыры белән башланды. Әмма «Тупсалар» чыккач, кешеләр һәр концертта шул җырны сорый башлады. Хәзер ул минем визит карточкасына әйләнде дисәм дә була.
– Газетабыз укучыларына нинди теләкләр җиткерер идегез?
– Иң элек «Яшел Үзән» газетасын укучыларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Газетаны күбрәк авыл халкы укый, иҗатыбыз белән кызыксынып барулары өчен һәркайсына рәхмәтлемен. Газета коллективына да рәхмәт – артист белән тамашачыны якынайтырга ярдәм итәсез. Барлык тамашачыларыма да җылы кабул итүләре өчен зур рәхмәт. Алга таба да концертларда, бәйрәмнәрдә күрешеп, матур итеп яшәргә язсын.
Авылдан чыккан гади егетнең күңелендә туган моң бүген меңләгән тамашачының йөрәгенә барып ирешә. Алмаз Латыйповның иҗатка карашы да, тормыш фәлсәфәсе дә бер фикергә кайтып кала: ихласлык һәм хезмәт. Ә тамашачы нәкъ менә шундый башкаручыларны ярата да инде.
Алмазга киләчәктә ә иҗат уңышлары, саекмас илһам, яңа җырлар һәм тугры тамашачылар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев