Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Татар эстрадасы артистларының җәе ничек үткән?

Ничек кенә кызганыч булмасын, көтеп алынган кояшлы, матур вә рәхәт ел фасылы узып китте. Кызык, ә татар эстрадасы артистларына 2025 елгы җәй нәрсәсе белән истә калачак? Ниләр эшләргә өлгергән һәм өлгермәгән алар?

“Җәй бик яңгырлы булып истә калды. Кызганыч, ял итәргә вакыт табып булмады. Көне-төне эш булды”, – дип сүз тотты Илзирә Ибраһимова. “Чаралар бик күп булгач, ял итәргә барып булмады. Шуңа күрә Татарстаныбыз җәеннән дә канәгать булып тордык”,– дип ассызыклый җырчы. 

“Быелгы җәй бик ошады”,– дип елмая Илназ Баһ. “Бакча тулы җиләк-җимеш, яшелчә уңды. Олы малай паспорт алды, иҗади бәйгеләрдә катнашып, җиңү яуладык, балаларның туган көннәрен матур итеп билгеләп үттек”,– дип җәйге хатирәләре белән бүлеште җырчы. Сүз уңаеннан, нәкъ менә бу җәйдә Башкортстан якларында Илназ “Акбуз атым” җырына клип та төшереп кайтырга өлгергән. Афәрин!

“Җәй ул күбрәк якыннар белән табигатьтә вакыт уздыру мизгелләре. Шушы матур вакыйгалар белән ул, һичшиксез, хәтердә калачак”,– дип җавабы белән бүлешергә ашыга Илүсә Хуҗина. Бу җәй җырчының исендә яңа иҗат җимеше белән дә истә калачак. “Дулкын-дулкын” җырын композитор Эльмир Низамов махсус минем өчен язып, туган көнемә бүләк итте. Гөлүсә Батталованың бик матур, зәвыклы шигырь юлларына иҗат ителгән ул. Шуңа күрә бу композиция миңа аеруча кадерле”,– дип искәртә җырчы. 

Ризат Рамазанов фикеренчә, бу җәй тегесенә караганда 3-4 көнгә озынрак сыман тоелган. Көченнән килсә, җырчы әлеге фасылны тагын 1 айга гына булса да озынайтыр иде. “Узган елгы җәй бик тиз узып киткән кебек тоелган иде. 2025 ел үз йортыбызга күчүебез белән истә калачак. Шулай ук Зинираның бертуган сеңлесе безнең баянчы егет – Булатка кияүгә чыкты”,– дип бүлеште гаилә башлыгы. 

Бертуган Динара һәм Рүзәл Шәйдуллиннарның җаваплары белән дә танышыйк. “Җәй кыска булды, күз ачып йомганчы үтеп китте. Бөтен эшлисе, планлаштырган эшләр сентябрьгә калды. Димәк, көз кызу булачак”, – дип ассызыклый Динара. Рүзәл җәй айларында төзелеш эшләре белән шөгыльләнгән. “Әле җәй бетмәде, калган эшләрне өлгертеп булыр, дип уйлыйм”, - дип позитив рухта фикер йөртә җырчы. 

“Тормыш иптәшемнең нигезендә “Буыннар җыены”н уздырдык. Нәселнең яшь буын вәкилләрен бер-берсе белән таныштырып, казанда бәйрәм пылавы пешереп, барлык туганнарны сыйлап, җырлап, уйнап бик күңелле чара уздырдык. Себеркеләр бәйләнде, утыннар өелде, җиләк кайнатмлары әзер! Куанып кулланырга гына калды”, - дип бүлеште Фәридә-Алсу дуэты солисты Фәридә Әхмәтшина. Алсу Сөнгәтуллина шулай ук бу елгы җәй белән тулысынча канәгать, дуслар. “Ел фасылына карамастан, җәй, көз, кыш, язмы – нәрсәдер эшләп өлгердемме, өлгермәдемме – ул минем өчен хәзер мөһим түгел. Күңел тынычлыгы һәм һәр көннең кадерен тоеп яшәү – минем өчен шул мөһим”,– дип ассызыклый җырчы. 

“Мәҗлесләргә, бәйрәмнәргә бай, матур һава торышы белән истә кала торган җәй булды. Гөрләтеп эшләдек”,– дип сүз тотты Илсур Шәрипҗанов. “Җәй башланып киткәндә үзебезгә максат куйган идек – бу ел фасылын 100 процент кулланып калырга дип: ял да итеп, суын да кереп, табигать кочагына чыгып, балыгын да тотып, себерке, җиләк-җимешен  җыеп, печәннәрен чабып... Әмма, кызганыч, бу эшләрне башкарып чыга алмадык”,– дип моңсулана гаилә башлыгы. 
Аиша бу җәйдә бик күп максаталарына ирешкән һәм байтак эшләр башкарып чыккан. “Ял итәргә өлгермәсәм дә, әлеге җәй минем истә кала торган фасылларның берсе булачак, чөнки яңадан сәхнәгә кайттым. Шулай ук җәй айларында матур клип та төшереп өлгердем. Иҗат итүем дәвамлы булсын”,– дип сүзен йомгаклый җырчы. 

“Артык истә калды дип әйтмәс идем бу җәйне. Гадәттәгечә, банкет-мәҗлесләргә бай иде әлеге ел фасылы”,– дип тезеп китте Рафил Җәләлиев. “Җырлар да яздырдык, бөтенесен планлаштырдык, әкрен генә шул максатларга ирешү өстендә эшләдек. Барысына да өлгердек, Аллага шөкер”, -дип ассызыклый ул.

Илүзә Касыймова. «Шәһри Казан» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев