Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Татар-башкорт дөньясы янә бер җырчысын югалтты

***

Марат Канафин – җырчы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Чиләбе өлкәсенең «Татар һәм башкорт мәдәнияте үзәге» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе. Гомерен татар һәм башкорт халыкларының мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә багышлаган шәхес.

Аны төбәк Сабантуйларын, шулай ук кече ватаны – Курган өлкәсе Бахарев авылында зурлап Сабантуй оештыручы буларак та беләбез.

Узган гасырның туксанынчы елларында Чиләбенең үзәгендә Сабантуй гөрләткән идек. Аның нинди мәшәкатьләр белән узганын оештыручылар яхшы хәтерли.
 
Аллаһ янында синең кебек кешеләр күбрәк кирәктер. Шулай юаныйк. Урының җәннәт түрләрендә булсын, дустыбыз!
 

Резида Валитова
"Кызыл таң"
Фото социаль челтәрдән алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев