Танылган актер вафат
***
67нче яшендә актер, режиссер һәм телевидение алып баручысы Андрей Хорошев вафат булды. Аның үлеме турында Якутскиның Гагарин округы идарәсе хәбәр итте.
"Доктор Живаго" (баш табиб) һәм "Адмирал" (атаман Семёнов) сериалларында рольләр буенча тамашачыларга билгеле булган актер ул. Аның фильмографиясендә – 13 картина.
Режиссер буларак Андрей Хорошев «Конструктор красного цвета» һәм «S.O.S. Спасите наши души» ленталарын төшергән, шулай ук "Саломея" фильм-балеты стилистикасы өстендә эшләгән.
"Телеспецназ" һәм "Перехват" программаларын булдыручыларның берсе буларак, ул күп еллар телевидениегә багышлаган, ә 2002 елдан 2013 елга кадәр Беренче каналда "Искатели" программасын алып барды.
Гомеренең соңгы елларын Андрей Хорошев Якутиядә үткәрде, анда ул республиканың Иҗтимагый палатасы әгъзасы иде.
Өч тапкыр өйләнгән һәм дүрт баласы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев