Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Рөстәм Нәбиев: «Индира — миңа тормыш бүләге ул»

Рөстәм Нәбиев белән интервьюдан өзек.

— Сине армиягә озатып калган Индира сәламәт, баһадирдай таза егетенең ике аяксыз калуын ничек кабул итте?

— Нык холыклы, искиткеч сабыр Индира — миңа тормыш бүләге ул. Без аның белән бер авылдан, бергә үстек, бергә укыдык. Мәктәптә үк бер-беребезгә гашыйк булдык. Индира мине армиягә озатып калды. Фаҗигагә тарыгач, инде Индирам белән хушлашырга туры киләчәк дип уйладым. Шул уй тән сызлануларыннан да газаплырак иде. Аңа йөк буласым килмәде. Бу хакта әйткәч, Индира миңа бик ачуланды, ташлашабыз дигән уйны башыңа да кертмә дип кырт кисте. Мәхәббәт бик көчле хис, Индирамның тугрылыгы, бер-беребезне яратуыбыз мине теге дөньядан тартып чыгарды. Ул реанимациядә һәрчак минем белән булды: “Мин сине беркайчан да ташламаячакмын”, — дип кабатлады. Мин аның ышанычын акларга, ничек тә аңа лаек ир булырга тырыша башладым. Врачлар авыр әйбер күтәрүдән катгый тыйсалар да, башта сулы шешәләр, аннан гантельләр күтәреп, кулларны ныгытырга, спорт белән шөгыльләнергә тотындым. Минем ничек итеп тазарырга, савыгырга тырышуымны карарга төрле бүлектәге авырулар җыела иде. Урын өстендә яту, инвалид арбасында утыру бик авыр, минем протез аякларда булса да йөрисем килде, үземне чын сәламәт кешедәй тоярмын кебек иде. Ләкин әзер протезларны күреп, баладай куансам да, аларда йөрергә өйрәнүе газап булды. Бер аяк исән булса, шунысына күбрәк көч китерер идең, ә бот төбеннән ике аяк та булмагач... Тирләп-пешеп, ай ярым өйрәндем, күздән яшьләр бәреп чыга иде.

Назилә Сафиуллина, Татар эстрада

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев