Җырчының улы турында бик яратып язган сүзләре аның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды.
Мин улымны бик нык яратам. Кайвакыт, аны тиешенчә тәрбияли алмам, дип тә борчылам. Без үзебез хезмәт белән үстек: әти-әниләребезнең эшләвен күреп тордык, бу – безгә көч һәм характер бирде. Ә хәзер исә үземнең баланы саклыйсы, яклыйсы, аңа бәхетле балачак бүләк итәсе килә.
Иң мөһиме – лаеклы, хезмәт сөючән, амбицияле, үз максатларына ирешә торган кеше итеп тәрбиялисе иде. Моның өчен миңа күп эшләргә, кайвакыт кырыс та булырга туры киләчәк, әмма бу – баланың киләчәге өчен. Ә күңелем белән аны бары тик яратасы һәм бәхетле булганын күрәсе килә.
Интертат
Нет комментариев