Ренат Галиәскәр гаиләсендә шатлык
***
Фото соц. челтәрләрдән алынды
Алып баручы, шагыйрь Ренат Галиәскәр белән тормыш иптәше Айгөлнең беренче баласы туган.
Йөклелек чорындагы фотоларны Айгөл социаль челтәрләрдә күрсәтте.
Ренат белән Айгөл өчен язылучылары сөенгән. «Бәхетле сабыйның бәхетле әти-әниләре булырга язсын», «Тигезлектә үстерегез», «Сау-сәламәт сабый булсын», – дип язалар, котлыйлар яшь әти-әнине.
Ренат сөйгәненә тәкъдимне Илсөя Бәдретдинова концертында ясаган иде. Узган елның ноябрендә пар гөрләтеп туй уздырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев