Рамилә Хәйретдинова: «Хәтта әнигә дә йөкле булуым турында 6нчы айда булганда гына әйттем...»
Бу гаилә татар эстрадасының иң үрнәк дуэтларының берседер. Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар гаиләсендә сөенечле хәбәр дә бар бит әле. Күптән түгел җырчылар өченче тапкыр әти-әни булдылар. Рамилә Хәйретдинова белән гаилә кыйммәтләре, тәрбия һәм дин турында әңгәмә кордык.
– Рамилә беренче чиратта сезне өченче балагыз туу белән котлыйбыз! Артист тормышы бик кыен. Өченче бала алып кайтырга ничек уйлаштыгыз?
– Дөресен әйткәндә, без үзебезне артистлар дип атамыйбыз, чөнки гастрольләргә чыкмыйбыз, концерт куймыйбыз. Җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә генә эш кыза. Күбрәк алып баручылар буларак мәҗлесләрдә чыгыш ясыйбыз. Өченче баланы ике елга якын планлаштырдык, уйлаштык. Әминәгә – 14, Салаватка – 11 яшь тула. Балаларыбыз үсте, икесе генә кибеткә чыгып керәләр. Бергәләшеп кинога баралар. Рамил белән балаларга ышанычыбыз да артты. Әкренләп мөстәкыйльлеккә өйрәнәләр. Балалар өйдән чыгып киткәч, йортыбыз әллә ничек бушап калган кебек булды. Шуннан соң: “Картайган көнебездә безгә бер бала кирәктер”, – дидем. Рамил дә бу сүзләремне хуплады. Әмма мин Рамилгә бер шарт куйдым. Өч ел элек Гомрәгә барган идек, шуннан соң зур Хаҗга бару теләге туды. Шундый хыял белән янып-көеп йөрдем. Сабыебыз булса, якын арада гына Хаҗга барып булмый, шуңа иремә: “Башта зур Хаҗга барыйк. Гөнаһларыбыз өчен тәүбә кылып, Аллаһы Тәгаләдән сау-сәламәт бала сорыйк” – дидем. Безнең сәфәребез турында бары якыннарыбыз гына белде. Бу хакта беренче тапкыр әйтәм, бер үк мактану итеп кабул итмәгез.
– Йөклелекне сиздермәдегез. Күз тияр дип куркасызмы?
– Йөклелек турында тамашачылар гына түгел, якыннарыбыз да озак вакыт белмәде. Хәтта әнигә дә йөкле булуым турында 6нчы айда булганда гына әйттем. Күз тию дә куркыта, әлбәттә. Әмма йөклелек турында ачыктан-ачык сөйләп, хайп ясыйсы, ниндидер саннар артыннан куасым килмәде. Беркемне дә тәнкыйтьләмим, беркемне дә гаепләмим, минем шикелле эшләгез дип тә әйтмим. Бу бары тик безнең гаиләнең уртак фикере иде. Кияүгә чыкмаган, әле бала бәхете татымаган танышларым, дусларым бар. Аларны ымсындырып: “Мин балага уздым”, – дип уңайсыз хәлгә куясы килмәде. Бәлки, шатлыгыбыз белән бүлешергә кирәк булгандыр. Монда һәркем үзе хәл итә инде. Без сабыебызны Аллаһ ризалыгы өчен алып кайттык. Хаҗга баргач та: “Аллаһы Тәгалә сау-сәламәт бала насыйп итсә, аны сөннәт буенча тәрбияләрбез. Йөккә узган көннән үк беркемгә дә күрсәтеп, мактанып йөрмәячәкбез. Тыелганнан тыелып яшәргә тырышырбыз”, – дип вәгъдә бирдек.
– Өченче бала тууга дини яктан да карагансыз дип беләм. Нинди үзенчәлекләргә тап булдыгыз? Бу хакта социаль челтәрдә дә сөйли башлаган идегез.
– Бу минем юл, минем фикер. Үзем ничек теләдем йөклелек чорымны шулай үткәрдем. Хаҗдан кайткач ук, балага уздым. Шушы 9 ай эчендә балалар да, Рамил дә, мин дә Аллаһы Тәгаләгә сыенып, гыйбәдәт кылып үткәрдек. Хәзер дә шулай ук дәвам итәбез. Аллаһтан курку хисе көндәлек тормыш шаукымыннан өстенрәк.
– 39 яшьтә бала табу җиңел түгелдер?
– Бу яшьтә бала алып кайту үзенә күрә бер рәхәт икән. Кызыбыз туганда миңа 25 яшь иде. Ул вакытта кечкенә генә фатирда яши идек. Аны иркенләп, тәмләп үстерергә мөмкинлекләребез дә булмагандыр. Икенче балабызны алдан планлаштырмаган идек. Шулай да Салаватыбыз да буй җитте инде, менә дигән егет. Ә менә өченчесенә инде бөтенләй башка караш. Баланың һәр сулышы кадерле, хәтта йоклаганда да яныннан китәсем килми. 39 яшьтә бала табу үзенчә бер рәхәтлек бирде.
– Балалар кечкенә сабыйга көнләшмиләрме?
– Энеләрен бик көтеп алдылар. Җәйге каникул вакытында күргәннәре дә юк әле. Икесе дә лагерьдә ял итә, шуңа бик сагыналар. Дөресен әйткәндә, мин балаларга энеләрен караттырмыйм да. Аларның да балачагы булырга тиеш. Балачак бер генә килә, шуңа тәмен тоеп калсыннар.
(Кыскартып алынды)
Илгизә Галиуллина, Шәһри Казан
Фото: җырчының соц. челтәрләреннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев