Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Марат Мухинның гаиләсендә кайгы

Композитор, татар эстрадасындагы иң танылган аранжировщикларның берсе Марат Мухин зур югалту кичерә.

Аның әтисе вафат. Бу хакта ул үзе социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

"Эх, әтиии... Урының оҗмахта булсын... 1.02.2026" дип яза ул, әтисе белән төшкән фотосын куеп.

Сәхнәдәш дуслары Маратның авыр кайгысын уртаклашалар. "Әтиеннең урыны җәннәт түрләрендә булсын", «Әти-әнисез калу бик авыр шул, дустым. Иңнәреңдәге канатларны кискән кебек була", - дип язалар аңа.

Марат Мухинның әнисе моннан күп еллар элек арабыздан киткән иде.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев