Люция Мусина: «Рөстәмгә кияүгә чыгарга уйламый идем»
«Аны беренче тапкыр күргәч, гашыйк булмадым. Җырчы икәнен дә белмәдем»
- Ничек таныштыгыз сез?
- Аны беренче тапкыр күргәч, гашыйк булмадым. Җырчы икәнен дә белмәдем. Татар дискотекаларын оештыручы Рәис Шакиров белән танышкан идем. «Килегез, җырчылар белән таныштырырмын. Алар сезгә фонограмма ясатырга да булышырлар», — дип, безне дискотекага чакырган иде ул. Хәзер фонограмма турында белешим дип, Рәис абыйның бүлмәсенә кердем. Ә ул анда юк. Аның урынында Рөстәм утыра иде. Шулай итеп сөйләшеп киттек. «Кем син? Кайда торасың?» — дип сораша бу. Чын дөресен әйтәм, мин аның җырчы булуын белмәгән идем дә. Соңыннан гына бергә торучы кызларым: «Матур җырлый бит ул» — дип әйтте.
- Ул сездән өлкәнрәк бит? Аерма сизеләме?

- Рөстәм абыең тугыз яшькә өлкәнрәк миннән. Әмма ул яшь аермасы бер дә сизелми. Аның белән беренче тапкыр сөйләшкәндә, әллә кайчан белгән танышым кебек иде ул миңа. Яшь аермасы әллә ни мөһим түгел ул. Кешесе яхшы булсын. Бер-береңне аңлап, терәк булып яшәргә кирәк. Яшь аермалары әз булганнар да аерылыша.
- Үзегезнең егетләрегез бар идеме?
- Рөстәм башкалар белән аралашырга, күрешергә җай бирмәде. Минем әллә ни исем китмәде. Күпме кит, дисәм дә, янымда кала иде. Ә мин, кияүгә чыгасым килмәгәч, бөтен егетләрне дә куа идем. Ул елларда җырчы булу төп максатым иде.
- Ник чыктыгыз соң кияүгә?
- Рөстәм тәвәккәл кеше. Әмма, мин аның белән йөргәндә дә, кияүгә чыгам дип йөрмәгән идем. Шулай да ул үзенә гашыйк итте. Ул миңа бик игътибарлы иде.
- Сезнең җырлавыгызны белә идеме?
- Мин аңа әйткән идем, әлбәттә, ләкин ул җырлаганымны соңрак кына ишетте. Берсендә Габделфәт Сафин белән Әлмәт ягына концертка бардым. Концерттан соң өйгә кайтканда, тукталыштан Рөстәмне дә алдык. Шуннан соң автобуста бергә кайттык. Рәхәт иде шундый!
- Нинди әни сез, Люция апа?
- Үзем әйбәт әни булырга тырышам. Күп борчылам мин. Башка әниләрнең исләре дә китмәскә мөмкин, ә мин гел аларның артларыннан гына карап тора идем. Хәзер балалар үсеп җитте инде, Аллаһка шөкер.
- Концертларга киткәндә, балаларны калдыргансыздыр. Алар үпкәләми идеме?
- Үпкәлиләр иде, әле ничек кенә. Берсендә Айрат, үпкәләп, мине үз бүлмәсеннән куып чыгарган иде. Алар ташлап китә дип уйлыйлар иде микән?.. Соңыннан үсә баргач, эшләргә генә киткәнне аңлаттым.
- Хәзер Люция Мусина үзе генә концерт куймый бугай ул, әйеме?
- Концертларны Рөстәм белән икәү эшлибез. Балаларыбызны да алып, гаилә концертлары куеп йөрибез. Алай акча ягыннан да кулайрак булып чыга. Аерым-аерым да җырлаган чаклар булды. Безнең дуэтта ул баш. Мин үз фикеремне әйтәм, әлбәттә. Әгәр дә ул башкача уйлый икән, аныңча була. Ә минем фикеремне башка концертта кулланабыз.
- Нишләп сез Люция Мусина белән Рөстәм Закиров түгел? Яисә Люция-Рөстәм Закировлар?
- Безгә дуэт буларак җырларга тәкъдим итәләр иде. Әмма безнең тавышларыбыз туры килеп бетми. Минем үземнең «тональность»та җырлыйсым килә. Рөстәмгә минем октавамда җырлау авыррак бирелә. Үз тавышыңны матур итеп күрсәтәсе килә бит. Шулай да барыбер дуэт җырларыбыз бар. Башта авыррак булды, Рөстәм дә кабул итмәде. Элек дуэтлар җырлау модада түгел иде. Бергә башкарган җырларыбыз бар. Бары тик алар яздырылмаган. Без аларны банкетларда, концертларда җырлыйбыз. Берәр яздырып, ул җырларны Интернетка урнаштырасы иде.
- Акчаны ничек бүләсез?

- Безнең гаилә бюджеты уртак. Гаиләбезне акча ягыннан ул тәэмин итә. Концерттан соң миңа эшләгән өчен акча бирә. Бу акчаны үземнең кирәк-яракларыма кулланам. Әгәр өйгә берәр нәрсә кирәк булса, Рөстәмгә әйтәм. Бергә, киңәшләшеп, алабыз.
(Кыскартып алынды)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев