Лилия Муллагалиева: «Аны оныттыра алсаң...» – диюем истә Илсурга»
Миңа ул чакта егерме яшь. Ә Илсур – ундүрт яшькә өлкәнрәк. Тик мин булачак иремне үземнән гел олы итеп күрә идем. Әти белән әнинең яшь арасы да шулай зур булгангамы икән, белмим. Әмма яшьтәшләрем белән беркайчан да уртак тел таба алмадым. Аның моңарчы өйләнеп аерылганын ападан ишетеп белә идем инде. Улы бар икәнен дә... Бераз соңрак Илсур боларны үзе дә сөйләде. Ә минем... минем ул вакытта җавапсыз мәхәббәт белән «авырган» чагым.
– Бүлмәмнең бөтен җире ул кешенең фотосурәтләре белән тулган. «Аны оныттыра алсаң...» – диюем истә Илсурга. Оныттырды, үзенә гашыйк итте ул мине, ә ярату... Анысы соңрак килде. Ярты еллап очрашып йөргәннән соң, бергә яши башладык, никах укыттык. 2003 елны улыбыз Данил туды. Никах белән генә бик озак яшәдек әле без. 2009 елның 10 июнендә генә язылыштык. Ильвина туарга ике-өч ай гына калган иде – кызыбызны да бала тудыру йортыннан минем фамилиядә алып чыга алмый идек инде... ЗАГСка иң якын дусларны гына чакырдык. Балдаклар алышканда да, документларга кул куйганда да уртабызда гел Данил басып торды. ЗАГС биргән язу тормышыбызда бернәрсәне дә үзгәртмәде. Бер-береңне, хисләреңне сынар өчен ун ел шактый гомер ул...
Илсурның беренче хатыны белән берничә урындык аша гына концертларда, мәҗлесләрдә бергә утырырга туры килгәләде. Көнләшү уема да кермәде. Бу – Илсурның үткәне, ул аңа гына кагыла.
Чыганак/фото: Сөембикә ВК төркеме
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев