Дилә Нигъмәтуллина яңалыгы белән бүлеште
Дилә Нигъмәтуллина үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсенә «бәби көткәндә» сериясеннән фотосурәт куйган иде. Җырчының язылучылары, дуслары аны котларга ашыкты.
Фото: видеодан скрин
Әмма ясалма фәһем ярдәмендә ясалган фотоны Дилә бөтенләй башка хәбәр җиткерү максатыннан урнаштырган булып чыкты. Артист үзенең «Кил дөньяга, балам» дигән җырын яздырган.
«Кадерлеләрем, яңалыгым белән бүлешергә ашыгам. «Кил дөньяга, балам» җыры барлык музыкаль мәйданнарга чыкты! Талантлы Оскар Усманов һәм Ләйлә Дәүләтова тарафыннан 2013 елда язылган бу җырны халык бик яраткан иде. Аны үзем дә бүгенгәчә яратып башкарам. Җырны чыгаруымны күптәннән сорый идегез. Ниһаять, без моны эшләдек!» – дип язды җырчы, яңалыгы белән уртаклашып.
Шушы ук постында җырчы тамашачысына үзенең күңелен дә ачкан. Белүебезчә, Дилә Нигъмәтуллина икенче тапкыр әни булу теләге белән яна, ләкин, Аллаһы Тәгәләнең һәр кешегә карата үз планнары...
«Кайчандыр минем зур хыялым бар иде… Мин икенче тапкыр әни булырга һәм бу хисләрне яңадан кичерергә теләдем … Ләкин, кызганыч, барлык хыяллар да тормышка ашмый. Минем өчен бу – бик авыр тема, мин бу турында сөйләргә яратмыйм. Шуңа күрә сезгә зур үтенечем бар. Зинһар, миңа йөклелек турында сораулар бирмәгез һәм башка бу теманы күтәрмәгез. Шул рәвешле сез әле төзәлеп бетмәгән яраларны кузгалтасыз», – дип тә үтенгән артист.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев