Йолдызлар

Ильмира Нәгыймованың зур борчуы бар: «Ярты ай инде элемтәгә чыкмый»

Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдә үзен борчыган хәл турында хәбәр итте.

Видеода җырчы машинада моңсу җыр тыңлап һәм еламсырап бара.  Сәбәбе – 1 ел элек МХОга киткән энесе Айнурдан хәбәр булмауда.

«Кәефем бүген шундыйрак. Бертуган энем махсус хәрби операциядә, ярты ай инде элемтәгә чыкмый, бик борчылам», – дигән җырчы.

Ильмираның энесе моңа кадәр берничә тапкыр ялга да кайтып китте, соңгы кайтуында частеннән әтисе исеменә Рәхмәт хаты да килеп ирешкән иде.

Ватаным Татарстан


Нет комментариев