Илмира Нәгыймова башка концертлар куймаячак
Йолдызлар

Илмира Нәгыймова башка концертлар куймаячак

***

Фото: соц. челтәрләрдән

Популяр татар җырчысы Илмира Нәгыймова Татарстан районнарында концертлар куюның аңа отышлы булмавын белдерде, шуңа күрә киләсе елда районнар буенча гастрольләр булмаячак. Бу хакта ул үз социаль челтәрләрендә сөйләде.

- Быел мин йөрдем, блокнотны карадым, анализладым һәм елыйсым килә. Концертны 2,5 сәгать куясың, аягүрә басып, билең авырта, нервлар, тавыш утыра, ә нәтиҗәдә ике мең сум акча эшлисең, – ди ул.


Нет комментариев