Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

ИлГәрәй: «Тормыш шулай бара: башта син балага бирәсең, аннан – бала сиңа»

***

Фото: © ИлГәрәй архивыннан

ИлГәрәй, җырчы, 2 кыз әтисе:

Бүгенге заманда кыз балаларны үстерү – җиңел эш түгел. Шуңа күрә минем өстемдә җаваплылык бик зур. Кыз баланы каты итеп әрләп тә булмый. Берсендә олы кызым миңа: «Әти, киләчәктә миңа егет сайлавы авыр булыр, мөгаен. Чөнки синең кебек кешене табып булмас», – дип әйтте. Бу сүзләр күңелемә уелып калды. Димәк, мин дөрес юлда.

Кыз балалар булгач, йомшак кына итеп аңлатырга тырышасың, иркәлисең. Әлбәттә, каты бәрелмичә генә ачуланган чаклар да була. Ничектер, мин алтын урталыкны табарга тырышам.

Балаларыма вакытым җитә. Чөнки минем өчен гаилә, һәрвакыт, беренче планда. Әгәр дә эшкә генә бирелеп бетсәм, мин инде супер популяр җырчы булыр идем. Гаиләм хакына җанымны бирергә әзермен.

Балалар тәрбияләүдә дә хатын белән беррәттән барырга тырышам. Концертларны артык күп алмыйм. Бер генә яшибез. Әле кичә тормыш иптәшем белән шундыйрак сөйләшү булып алды. «Безнең балалар бигрәк тиз үсте инде, әйеме», – ди. Хатын белән кечкенә чакларын искә төшереп утырдык, күңел дә тулып алды. Аннан соң безгә олы кызыбыз кушылды. «Әти, кечкенә чактагы кебек, синең янәшәңдә йоклыйсым килә. Син миңа әкиятләр сөйләрсеңме?» – ди. Менә шушы – иң кадерле мизгелләр.

Вакыт тиз узып китә, сизми дә каласың. Балалар алар – губка шикелле, барысын да сеңдерә. Син аларга күпме җылылык бирәсең, киләчәктә алар да сиңа шуның кадәр җылылык бирәчәк. Шуны онытмаска кирәк. Кияүгә чыкты да, үз гаиләсе булды түгел. Дөнья хәлен белеп булмый, авырып китүең дә бар. Балалар авыр чакларыбызда янәшәбездә булсыннар иде. Минем әни, 7 ел буе, урын өстенә калган әнисен – әбиемне тәрбияләде. Тормыш шулай бара: башта син балага бирәсең, аннан – бала сиңа.

Олы кыз – скрипка белән, кечкенәсе курай белән шөгыльләнә. Хәзер шундый чорга җиттек – теләкләре, кызыксынулары да гел үзгәреп тора. Олысының инде һөнәр сайлар вакыты да җитеп килә. Минем өчен балаларның үз эшләрен яратып башкарулары мөһим. Бу хакта үзләренә дә: «Нинди өлкәдә эшләсәгез дә, яратып эшләгез, яратмыйсыз икән, кешеләрне дә, үзегезне дә газапламагыз. Чын күңелдән бирелеп эшләргә тиешсез эшегезне», – дип әйтеп торам. Кызларыбызны лаеклы, үзләреннән соң эз калдырырлык итеп тәрбиялисе килә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев