Гузель Уразова белән интервьюдан өзек.
— Ә сез матурлыгыгызны ничек саклыйсыз?
— Күпләр мине гел матурлык салоннарыннан чыкмый дип уйлый. Мин мактанмыйм, әмма шулай да әйтәм – мин юкка чыга торган төр (көлә Гүзәл). Йөземдә бер генә укол да юк, берни дә зурайтмадым, кечерәйтмәдем, операцияләр ясатмадым. Миңа моның кирәге дә юк, ошамый да, мин үзем булган кебек булырга телим.
Салоннарга бары тик макияж һәм чәч ясатырга гына керәм, боларсыз мөмкин түгел. Иң мөһиме – гармонияне саклау һәм үзеңне ярату. Әгәр сез үзегезгә ошыйсыз икән, ирегезгә дә, тыңлаучыларга да, хезмәттәшләргә дә ошаячаксыз.
Татар эстрада
Фото: җырчының ВК төркеменнән
Нет комментариев